Тарихы

XVIII йөзнең беренче яртысында нигез салына.

1861 елга кадәр халкы типтәрләр һәм дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек.

XX йөз башында мәчет, мәдрәсә була. 1916 елда земство китапханәсе ачыла. Авыл җәмәгатенең имана җире 862,4 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Уфа губернасының Минзәлә өязе Яңа Шуган волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Минзәлә кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Мөслим, 1963 елның 1 февраленнән – Сарман, 1965 елның 12 гыйнварыннан Мөслим районында.

Хәзер Метрәй авыл җирлеге составында.

Хуҗалык итү рәвеше

1931 елда авылда “Биектау” колхозы оештырыла, 1954 елда Фрунзе исемендәге колхоз (Салауз Мухан авылы) составына керә, 1958 елда аның составына “Үрнәк” колхозы (Үрнәк авылы) керә. 1971 елда “Үзәк” совхозы итеп үзгәртелә.

1991 елда аның составыннан мөстәкыйль хуҗалыкка аерылып чыга. 1995 елдан “Биектау” күмәк предприятиесе, 2000 елдан “Мухан” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы, “Исламов” крәстиян-фермер хуҗалыгы.

Халкы сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

2012 елга кадәр башлангыч мәктәп эшли.

Авылда клуб (1980 елда яңа бина төзелә), китапханә (1953 елдан) бар.

Авыл тирәсендә археология истәлекләре табыла: I Иске Чакмак туктаулыгы (энеолит дәвере) һәм II Иске Чакмак туктаулыгы (соңгы бронза чоры), I Иске Чакмак авыллыгы (Пьянобор культурасы) и II Иске Чакмак авыллыгы (Пьянобор, Кушнаренко культурасы).

Күренекле кешеләре

Ф.М.Мостафин (1941–2015) – нефтьче, РФнең атказанган нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәре, ТАССРның атказанган нефтьчесе.

Халык саны

1816 елда – 89,
1834 елда – 83 ир-ат;
1859 елда – 411,
1870 елда – 828,
1897 елда – 1483 (Яңа Чакмак авылында яшәүчеләр белән),
1920 елда – 517,
1926 елда – 530,
1938 елда – 445,
1949 елда – 352,
1958 елда – 297,
1970 елда – 282,
1979 елда – 202,
1989 елда – 166,
2002 елда – 132,
2010 елда – 100,
2017 елда – 123 кеше (татарлар).