1800 елның 19 феврале, Тамбов губернасы Мара авылы – 1844 елның 29 июне, Неаполь шәһәре. Санкт-Петербургта җирләнгән.

Беренче шигырьләре 1819 елда басыла. «Эда», «Зур мәҗлесләр» («Пиры», 1826), «Бал» (1828), «Кәнизәк» («Наложница», 1831) поэмалары, «Шигырьләр» («Стихотворения», 1827, 1835), «Эңгер-меңгер» («Сумерки», 1842) шигырь җыентыклары авторы.

Шигъриятенең төп юнәлеше – фәлсәфи лирика.

Казан һәм Казан губернасы Боратынский тормышында һәм иҗатында билгеле бер эз калдыра: ул Казан алпавыты Л.Н.Энгельгардт кызы Анастасиягә өйләнә, алпавыт утары урнашкан Каймар авылында (хәзер Биектау районына керә) еш була.

Казанга беренче килүендә (1831 июнь – 1832 июнь) җиде-сигез шигырь (шул исәптән Н.М.Языков белән А.А.Фукска багышланган шигырьләр) һәм «Йөзек» («Перстень») повестен, эпиграммалар иҗат итә.

Казанга икенче килүендә, 1833 елның 6 сентябрендә монда А.С.Пушкин белән очраша (А.С.Пушкинның Е.И.Пугачев эзләре буйлап сәяхәт кылган вакыты).

Е.А.Боратынский Казанга 1834 елның ноябрендә дә килгән дип фаразлана.

Е.А.Боратынскийның Казаннан һәм Каймар авылыннан язган 30 лап хаты сакланган.

Казан турындагы тәэсирләре түбәндәге юллардан мәгълүм: «провинция шәһәре башкаладан җанлырак», «Монда, Мәскәүгә хас булмаганча, җанлану сизелә...».

Истәлеге

1977 елда Казанда Е.А.Боратынскийга багышланган музей ачыла.

Әсәрләре

Разума великолепный пир: О литературе и искусстве. М., 1981.

Стихотворения. Письма. Воспоминания современников. М., 1987.

Әдәбият

Загвозкина В.Г. Е.А. Боратынский и Казань. Казань, 1985.

Песков А.М. Летопись жизни и творчества Е.А.Боратынского. 1800–1844. М., 1998.

Автор – И.В.Завьялова