- РУС
- ТАТ
биолог, биология фәннәре докторы (1950), профессор (1933)
1899 елның 28 октябре, Казан губернасы, Чистай өязе Ширәмәт авылы — 1974 елның 25 декабре, Казан.
1924 елда Казан университетын тәмамлый һәм шунда ук эшли.
1931 елдан Казан медицина институты һәм Казан университетының гомуми биология кафедралары мөдире.
1940 елга кадәр Казан университетында гидробиология укыта, СССР ФАнең Казан филиалында зоология секторын оештыруда катнаша (1946); стоматология институты деканы (1934–1938) һәм проректоры (1940–1946), медицина институты проректоры (1952–1958).
Изосимов Байкал күле, Идел-Кама сусаклагычы планктонын: гельминтозларның тышкы мохиттә (суда, туфракта, яшелчәдә, торак йортларда, көнкүреш куллану әйберләрендә) таралуын тикшерә.
Медицина институты галимнәре белән бергәләп балалар учреждениеләре өчен гельминтозлардан дәвалауның дәвалау-профилактика чаралары комплексын эшли.
Изосимов җитәкчелегендә Fusarium poin гөмбәсе культурасыннан поин антибиотигын алу ысулы эшләнә. Ленин ордены һәм медаль белән бүләкләнә.
О происхождении фауны люмбрикулид Байкала. К., 1933.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.