Биографиясе

1950 елның 24 сентябрендә Казан шәһәрендә туган.

1974 елда Казан медицина институтын тәмамлый, шунда ук эшли.

Фәнни эшчәнлеге

Нейротроп антидепрессив, ноотроп һәм транквилизаторлар кебек тәэсирле психотроп препаратлар уйлап табу максатында химик, органик кушылмаларның нейротроп активлыгын өйрәнә. Диазиридиннар классыннан чыгышлы антидепрессантлар табу перспективасын тәҗрибәдә исбатлый, аерым алганда, оригиналь тәэсир итү спектры һәм механизмы булган актив антидепрессив үзенчәлекле кушылма – тетрамезинны ачыклый.

Байчурина «Мебикар» транквилизатор препаратын эшләүдә һәм гамәлгә кертүдә, «Федеральное руководство для врачей по использованию лекарственных средств» (М., 2000) төзүдә әзерләүдә катнаша.

Хезмәтләре

Изучение нейротропной активности нового класса полиазотистых гетероциклических соединений – производных диазиридина. Казань, 1996.

Клиническая микробиология. Казань, 1998.