Тарихы

Казан ханлыгы чорыннан мәгълүм. XVIII йөздә – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – кырчылык һәм терлек асрау, мич чыгару һәм балта эше, сәүдә (хәлле сәүдәгәрләрдән И.Сабиров була, ул еллык акча әйләнеше 1000 сум тәшкил иткән бакалея һәм мануфактура товарлары сата) таралган була.

XX йөз башында монда мәчет (1931 елда ябыла), мәктәп, 2 су һәм 2 җил тегермәне, 5 вак-төякләр кибете эшли.

Бу чорда авыл җәмәгатенең имана җире 1232,5 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Тәтеш өязе Олы Кариле волостена керә. 1920 елдан ТАССРның – Тәтеш, 1927 елдан Буа кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Кама Тамагы, 1963 елның 1 февраленнән – Тәтеш, 1965 елның 12 гыйнварыннан Кама Тамагы районында.

Хәзер Олы Кариле авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

1931 елда авылда «Үр» колхозы оештырыла, 1933–1943 елларда монда машина-трактор станциясе урнашкан була. 1950 елда колхоз Сталин исемендәге (Бәби авылы), «Кызыл төбәк» (Кече Кариле авылы) һәм «Авангард» (Чаллы авылы) колхозлары белән Сталин исемендәге колхозга (авылда үзәк утары урнаша) берләштерелә, 1960 еллар башында колхоз ХХІІ партия съезды исемендәге колхоз итеп үзгәртелә, 1994–2003 елларда – «Үр» крәстиян хуҗалыклары ассоциациясе, 2003–2007 елларда – «Үр» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять, 2011–2019 елларда – «Олы Кариле» ачык акционерлык җәмгыяте.

Авыл халкы «Олы Кариле» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятендә, крәстиян-фермер хуҗалыкларында (үсемлекчелек һәм терлекчелек) авыл хуҗалыгы белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1924 елда авылда башлангыч мәктәп ачыла, 1936 елда – тулы булмаган урта, 1954 елда урта мәктәп (1986 елда яңа бина төзелә) итеп үзгәртелә. Мәктәп каршында төбәк тарихы музее эшли (нигез салучы – И.Х.Кәримуллин).

Авылда шулай ук мәдәният йорты (1965 елдан, 1982 елдан яңа бинада; 2019 елда И.Х.Кәримуллин башлангычы белән мәдәният йорты янында крәстияннарның көнкүреш тормышын чагылдырган ачык һавада музей ачыла), китапханә (1941 елда уку өе буларак ачыла), «Кыңгырау» балалар бакчасы (1986 елдан), фельдшер-акушерлык пункты, «Шәриф» мәчете (1991 елдан) бар.

Мәдәният йорты каршында «Яшьлек» балалар хореография иҗат коллективы, «Яшьлек» балалар вокаль иҗат коллективы, «Идел» балалар театр иҗат коллективы эшли.

Авыл янында археология истәлекләре: Олы Кариле шәһәрлеге (монголларга кадәрге Идел буе Болгар дәүләте һәм Алтын Урда чоры) һәм Олы Кариле зираты (Алтын Урда чоры) табыла.

Күренекле кешеләре

С.Г.Өметбаев (1908–1982 еллар) – режиссер, актер, ТАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе, Бөек Ватан сугышында катнаша, 1996 елдан Минзәлә татар драма театры Өметбаев исемен йөртә;

Ф.Ш.Әхмәтҗанов (1944 елда туган) – онколог, медицина фәннәре докторы, профессор, РФнең атказанган табибы;

З.З.Әхтәмова (1927 елда туган) – җырчы (сопрано), ТАССРның атказанган артисты;

Л.В.Гыйззәтдинов (1918–1982 еллар) – инженер-механик, Социалистик Хезмәт Герое, РСФСРның атказанган машина төзүчесе, Ленин, Октябрь Революциясе, Хезмәт Кызыл Байрагы (дүрт тапкыр), Кызыл Йолдыз орденнары кавалеры, Казанда 1972–1982 елларда Гыйззәтдинов яшәгән йортка мемориаль такта куела;

Х.М.Мортазин (1939–2014 еллар) – ТРда физкультура һәм спорт хәрәкәтен оештыручы, РСФСРның атказанган тренеры, РФнең атказанган физик культура хезмәткәре.

Педагог, ТАССРның һәм РСФСРның атказанган укытучысы Г.А.Жданованың (1949–1953 еллар) тормышы һәм эшчәнлеге Олы Кариле авылы белән бәйле. Олы Кариле тулы булмаган урта мәктәбендә рус теле һәм әдәбияты укыта).

Халык саны

1782 елда – 191 ир-ат;
1859 елда – 657,
1884 елда – 952,
1897 елда – 1281,
1908 елда – 1326,
1920 елда – 1260,
1926 елда – 843,
1938 елда – 686,
1949 елда – 769,
1958 елда – 828,
1970 елда – 643,
1979 елда – 588,
1989 елда – 502,
2002 елда – 445,
2010 елда – 399,
2017 елда – 371 кеше (татарлар).