Кече Сөлчә елгасының (Олы Сөлчә, Олы Чирмешән елгалары бассейннары) уң кушылдыгы.

Озынлыгы 11 км, бассейнының мәйданы 43,1 км2. Идел аръягы түбәнлегеннән ага, Аксубай районында. Елга башы урман массивында, Трудолюбово авылыннан 2 км төньяк-көнбатыштарак, тамагы – Карасу авылы янында. Елга башының абсолют биеклеге 179 м, тамагыныкы – 77 м. Су җыелу мәйданының урманлылыгы 40%.

Карасуның 1,1 һәм 3,7 км озынлыктагы 2 кушылдыгы бар. Елга челтәренең тыгызлыгы 0,45 км/км2. Туенуы катнаш, күбесенчә кар сулары исәбенә. Җир асты сулары белән туену модуле 0,11-0,25 л/с·км2. Гидрологик режимы ташу вакытында су муллыгы һәм җәен нык саегуы белән характерлана. Бассейнда еллык су агымының уртача күпьеллык катламы 93 мм, ташу агымы катламы 90 мм. Язгы ташу, гадәттә, март ахырында башлана. Елга ноябрьнең беренче ункөнлегендә туңа. Тамагында суының иң аз вакытындагы уртача күпьеллык чыгымы 0,004 м3/с.

Суы бик каты: язын 9-12 мг-экв/л, кышын һәм җәен 20-40 мг-экв/л. Гомуми минеральләшүе язын 100-200 мг/л, кышын һәм җәен 500-700 мг/л.

Елгада су күләме 0,35 млн м3 булган буа бар. Су ресурслары сугару өчен файдаланыла.