Идел елгасының уң кушылдыгы.

Югары Ослан районы территориясеннән ага. Озынлыгы 14,4 км, бассейнының мәйданы 87,9 км2. Елга башы Никольский поселогыннан 2 км көнбатыштарак, тамагы Яр буе Морквашы авылы янында. Елга башының абсолют биеклеге 180 м, тамагыныкы 53 м. Су җыелу мәйданының өслеге ерым, сыза һәм кушылдык үзәннәре белән нык кына ергаланган. Су җыелу мәйданының урманлылыгы 45%.

Морквашның 0,7 дән алып 5,2 км га кадәр озынлыктагы 8 кушылдыгы бар. Елга челтәренең тыгызлыгы 0,4 км/км2. Туенуы катнаш, күбесенчә кар сулары исәбенә. Җир асты сулары белән туену модуле 1-3 л/с·км2. Гидрологик режимы ташу вакытында су муллыгы һәм җәен нык саегуы белән характерлана. Корылыклы елларда Моркваш һәм аның күп кенә кушылдыклары урыны-урыны белән кибә. Бассейнда еллык су агымының уртача күпьеллык катламы 103 мм, ташу вакытында су катламы 100 мм. Язгы ташу, гадәттә, март ахыры – апрель башында башлана. Моркваш ноябрьнең беренче ункөнлегендә туңа. Елга тамагында суының иң аз вакытындагы уртача күпьеллык чыгымы 0,01 м3/с.

Язын суы чагыштырмача каты (3-6 мг-экв/л), кышын һәм җәен каты (6-9 мг-экв/л). Гомуми минеральләшүе язын 200-300 мг/л, кышын һәм җәен 500-700 мг/л.

Моркваш бассейнында табигать истәлеге Кликовка сөзәклеге урнашкан.