Югары Ослан районы территориясендә, Яр буе Морквашы авылыннан көньяктарак урнашкан.

Мәйданы 10 га.

Кликовка инеше үзәне сөзәклегендә бай флоралы далага әйләнгән урын: чәчәкле үсемлекләрнең 185 төре бар, шуларның 15% ы сирәк очрый һәм бетә бара (биек испәрәк, рус төймәбашы, чын башмакчәчәк, йөнтәс каеккузак, ураксыман мәче борчагы, ефәксыман әрем, өч аерчалы күгелҗем ут, каурыйсыман кылган һәм башкалар).

Кликовка сөзәклеген өйрәнүнең С.И. Коржинский, П.Н. Крылов исемнәренә бәйле 100 еллык тарихы бар.