- РУС
- ТАТ
(МСК), татар-башкортларның революцион-демократик оешмалары
Беренчесе — Казан мөселман социалистлар комитеты — 1917 елның апрелендә оештырыла (рәисе — М.Вахитов), башка комитетлар өчен җитәкче ролен үти.
1917 елның октябрендә Оренбургта Урал комитеты, 1918 елның язында Төньяк өлкәләр комитеты (Вологда шәһәре), 1918 елның җәендә Архангельск, Әстерхан, Мәскәү, Пермь, Петроград, Самара, Саратов, Сембер, Ташкент, Томск, Төмән һ.б. шәһәрләрдә шундый комитетлар эшли. Алар бер милләт кешеләренең төрле катлау вәкилләрен (интеллигенция, эшчеләр, хезмәткәрләр) берләштерү нигезендә төзелә. Кайберләре составында сул эсерлар да була. Омтылыш-максатлары мөселман пролетариатын һәм хезмәтчел крәстияннәрне оештыру, алар арасында социализм идеяләре тарату дип билгеләнә. Октябрь революциясеннән соң Мәскәү, Казан һ.б. кайбер шәһәрләрдә татарлар һәм башкортлардан булган коммунистлар, МСКның сул канаты вәкилләре белән берләшеп, РКП(б)ның милли секцияләрен төзи башлыйлар.
Совет хакимияте МСК әгъзаларын урыннарда мөселманнар комиссариатлары төзү эшенә тарта. Үзәк мөселман комиссариаты һәм Казан, Архангельск, Мәскәү, Петроград, Самара МСК тәкъдиме белән Россия мөселман эшчеләре конференциясе уздырыла (Мәскәү, 1918, март). Конференциядә Үзәк Мөселман социалистлар комитеты һәм аның башкарма комитеты оештырыла (рәисе — М.Вахитов, урынбасары — М.Солтангалиев).
Җитәкче документ итеп, кайбер төзәтмәләр белән, Казан мөселман социалистлар комитеты Уставы вакытлыча кулланылышка кертелә. Көн кадагындагы төп максатлар ачыклана: хакимиятне ярлы халык Советларына бирү; барлык җирләрне җир эшләре комитетларына тапшыру; завод, фабрика, табыш йортларын дәүләт милкенә әверелдерү. Конференция шулай ук РКП(б) Программасының РКП(б)ның 7 нче съездында В.И.Ленин тәкъдим иткән беренче проектын яклап чыга, шул көннәрдә оештырылган комиссиягә Мөселман социалистлар-коммунистлар партиясе программасын төзү бурычын йөкли (шушы вакыттан кайбер МСК Мөселман социалистлар-коммунистлар комитетлары дип йөртелә башлый).
Үзәк Мөселман социалистлар комитеты органы буларак, «Кызыл байрак» газетасы нәшер ителә. Конференциядән соң комитетларда коммунистлар фракциясенең йогынтысы арта.
Мөселман коммунистлар киңәшмәсе (Казан, 1918 ел, 10 июнь) карары белән МСК Мөселман коммунистлар комитетлары дип үзгәртелә.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.