Морасаның уң кушылдыгы (Кече Чирмешән елгасы бассейны).

Озынлыгы 18 км, бассейнының мәйданы 156,4 км2. Нурлат районы территориясеннән ага. Елга башы урман массивында, Яңа Әмзә авылыннан 5 км көньяк-көнчыгыштарак, тамагы Яңа Әлмәт авылында. Түбән агымда елга тугае сазланган. Елга башының абсолют биеклеге 170 м, тамагыныкы – 108 м. Су җыелу мәйданының урманлылыгы 60%.

Гәрәй елгасының 2 дән алып 11,6 км га кадәр озынлыктагы 6 кушылдыгы бар, алар арасында иң зурысы Көрнәле инеше (уң кушылдык). Елга челтәренең тыгызлыгы 0,42 км/км2. Туенуы катнаш, күбесенчә кар сулары исәбенә туена. Җир асты сулары белән туену модуле 0,25-0,5 л/с·км2. Елганың гидрологик режимы ташу вакытында су муллыгы һәм җәен нык саегуы белән үзенчәлекле. Бассейнда еллык су агымының уртача күпьеллык катламы 85 мм, ташу агымы катламы 80 мм. Язгы ташу, гадәттә, март ахыры – апрельнең беренче көннәрендә башлана. Гәрәй елгасы ноябрьнең беренче ункөнлегендә туңа. Елга тамагында суының иң аз вакытындагы уртача күпьеллык чыгымы 0,025 м3/с.

Суы бик каты (язын 9-12 мг-экв/л, кышын һәм җәен 20-40 мг-экв/л). Гомуми минеральләшүе язын 100-200 мг/л, кышын һәм җәен 500-700 мг/л.

Елгада күләме 0,9 млн м3 га булган буа бар.

Су ресурслары сугару өчен файдаланыла.