Эчтәлек

Чукындырылган татарларның 1802–1803, 1827, 1850, 1856 еллардагы мөселманлыкка кайту хәрәкәтенең чираттагы этабы.

Казан губернасының 120 елдан артык авылын, Сембер һәм Түбән Новгород губерналарының кайбер авылларын колачлый.

1865 елның ахырында Казан өязенең чукындырылган татарлары арасында патша тарафыннан аларга ислам динен тотарга рөхсәт ителгән закон чыгарылуы турындагы имеш-мимешләр тарала; 1865 елның декабрендә үтенечнамәләр тапшыру өчен Казанга чукындырылган татарлар вәкилләре килә. Казан губернасы Тәтеш өязендә аларның ышанычлылары — Ә.Әлмемәметов, А.Сәлимов, Ш.Шәмсетдинов, Я.Юнысов, Лаеш өязендә Ш.Рәхимов була.

Г.Абдюшев Казан губернасының Казан, Зөя, Царёвококшайск, Цивильск һәм Чабаксар өязләре чукындырылган татарлары исеменнән эш йөртә.

П.Федоров (Мәхмүт Миргазов) Лаеш, Зөя, Тәтеш, Цивильск өязләренең 600 чукындырылган татарларыннан ышанычлы итеп сайлана.

Цивильск өязендә үтенечеамәләр белән мөрәҗәгать итүне башлап йөрүче В. Григорьев була, ул чукындырылган татарларны яңа туган балаларны чукындырмаска, мәрхүмнәрне христиан йолалары буенча җирләмәскә, никахлашу йоласын чиркәүдә башкармаска һәм башкаларга үгетли.

Мөселман руханилары вәкилләре — Зөя өязеннән мулла Мөхәммәтҗанов һәм Цивильск өязеннән И.Халитов актив эшчәнлек җәелдерә, соңгысы чукындырылган татарларны мөселманлыкка күчәргә өнди, чукындырылган татарлар өйләрендә гыйбадәтләр кыла.

Хәрәкәтне оештыручыларның берсе, Г.Алкин, Зөя, Тәтеш һәм Цивильск өязләрендәге чукындырылган татарлар арасында пропаганда алып бара. Ташкичү, Әлки (Тәтеш өязе), Норлат, Бузай, Тауиле (Зөя өязе), Елыш (Мамадыш өязе) авылларының чукындырылган татарлары һәм башка приход руханилары һәм волость башлыклары тарафына үз вәкилләрен җибәрәләр, ачыктан-ачык үзләренең тслам диненә күчүләре турында белдерәләр, мөселман гореф-гадәтләре буенча яшиләр.

Хәрәкәтне туктатырга омтылып, хакимиятләр чукындырылган татарларны үгетлиләр, аларның авылларында вице-губернатор Е.А.Розов һәм танылган православие миссионеры Н.И.Ильминский булып китә. Алар татар крәстияннәрен мөселманлыкка күчмәүгә инандырырга тырышалар.

Каршылыкны бастыру өчен Олы Солабаш, Шепшеик (Казан өязе), Олы Кибәхуҗа (Лаеш өязе) авылларына гаскәрләр җибәрелә. Кулга алулар, төрмәгә ябулар һәм Себергә сөрү чаралары гамәлгә ашырыла (Олы Кибәхуҗа авылында 33 кеше кулга алына, шуларның 7 се Себергә сөрелүгә хөкем ителә).

1867 елда хәрәкәтне оештыручылар һәм активистлар, шул исәптән Г.Алкин, Г.Абдюшев, Г.Сәмигуллин (барлыгы 31 кеше) Себергә сөрелә.

Хакимиятләрнең җинаять һәм административ эзәрлекләвенә карамастан, 1860 елларда 12 меңләп кеше мөселманлыкка кайта.

Әдәбият

Загидуллин И.К. К вопросу отпадения крещёных татар Казанской губернии в мусульманство 1866 года // Национальный вопрос в Татарии дооктябрьского периода. Казань, 1990.

Автор – И.К.Заһидуллин