Тарихы

Авыл рус авылы буларак 1780 елларда дворяннар Матвей һәм Никита Можаровлар тарафыннан татар авылы Тауборын урынында нигезләнә. Крепостной крәстияннәр Пенза, Тамбов һәм Смоленск губерналарыннан күчерелә.

1860 елларга кадәр халкы алпавыт крәстияннәре катлавына керә. XIX йөзнең беренче чирегеннән алпавыт Пальчиковлар милкендә була, 1861 елда аларның җирләре 3521 дисәтинә тәшкил итә.

Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек, шулай ук көнлекчелек, таш чыгару һәм вату кәсепчелеге тарала.

XX йөз башында авылда Смоленск-Богородица чиркәве (1843 елда төзелә, сакланмаган), земство мәктәбе (1877 елда ачыла, 1888 елда анда 50 ир бала һәм кыз бала укый), пар тегермәне, 2 ярма яргыч, тимерче алачыгы, май заводы, 2 бакалея кибете, 2 бөртекле ашлык саклау кибете эшли.

Авыл җәмәгатенең имана җире 1092 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Уфа губернасының Минзәлә өязе Матвеевка волостена керә. 1920 елдан – ТАССРның Минзәлә кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Минзәлә, 1944 елның 19 февраленнән – Матвеевка, 1954 елның 19 ноябреннән Минзәлә районында.

Хәзер Николаевка авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

1929 елда авылда колхоз оештырыла (озакламый таракала), 1931 елда – Яковлев исемендәге колхоз, 1935 елда Димитров исемендәге колхоз итеп үзгәртелә, 1957 елда “Урожайный” совхозы составына керә, 1965 елда яңа “Ямашевский” совхозы үзәк утары. 2003 елдан – “Ямашевский” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы, 2006 елдан “Минзәлә таңнары” агрофирмасы” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте составында.

Халкы крәстиян-фермер хуҗалыкларында, “Минзәлә таңнары” агрофирмасы” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятендә эшли, кырчылык, ит-сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

Бөек Ватан сугышы елларында авылда 51 нче балалар йорты урнаша.

Совет хакимиятенең беренче елларында земство мәктәбе җирлегендә башлангыч мәктәп ачыла, 1936 елда – җидееллык, 1958 елда – урта, 2002 елда тулы булмаган урта мәктәп итеп үзгәртелә.

2015 елда мәдәният йорты (1976 елдан), китапханә, балалар бакчасы, фельдшер-акушерлык пункты (2013 елдан) бар.

Мәдәният йорты каршында “Рябинушка” фольклор ансамбле (1986 елдан, 2017 елда “халык” исемен ала, оештыручысы – Н.И.Оврамец), “Калинка” балалар фольклор ансамбле (1997 елдан) эшли.

“Рябинушка”коллективы репертуарында рус халык җырлары, туй, мактау җырлары, казак, украин җырлары, такмаклар, авыл җырлары (авыл җырчылары А.Ковалева, Е.Мясникова, П.Спиридоновадан язып алынган) һәм җирле фольклор йолалары (П.П.Чумаков, И.Калашниковтан язып алынган) бар.

1960 елда авылга Мәскәү консерваториясеннән музыка һәм фольклор белгече С.И.Пушкина җитәкчелегендә 2 экспедиция килә һәм Николаевка җырчыларыннан беренче магнитофон язмаларын яздыралар. 1967 елның декабрендә авылның хатын-кызлар хоры Мәскәүдә РСФСР Композиторлар союзының фольклор концертында катнаша. Шул ук елны Мәскәүдә хорның 70тән артык җыры яздырыла. 1975 елда Николаевка авылы хорының рус җырлары белән пластинка чыгарыла (рус совет фольклор белгече С.И.Пушкинаның “По следам Пальчикова” җыентыгына кушымта буларак, Мәскәү, 1978 ел).

2010 елда авылда А.Д.Леванов акчасына кәшәнә төзелә.

Авыл территориясендә алпавыт Н.Е.Пальчиков йорты сакланган (соңгы классицизм стилендә XIX йөзнең икенче яртысы торак архитектура истәлеге; 2007 елда бина реставрацияләнә; анда мәктәп урнаша).

Күренекле кешеләре

Н.Е.Пальчиков (1838–1888) – халык хор җырларын җыючы, “Крестьянские песни, записанные в селе Николаевке Н.Е.П” (1888 ел) җыентыгы авторы.

Халык саны

1795 елда – 203,
1859 елда – 385,
1870 елда – 551,
1884 елда – 689,
1897 елда – 772,
1913 елда – 741,
1920 елда – 878,
1926 елда – 880,
1938 елда – 325,
1949 елда – 238,
1958 елда – 435,
1970 елда – 583,
1979 елда – 575,
1989 елда – 481,
2002 елда – 479,
2010 елда – 448,
2017 елда – 449 кеше (татарлар, руслар).