Биографиясе

1918 елның 24 августы, Казан губернасы, Зөя өязе Тәмте авылы — 1993 елның 24 сентябре, Казан.

Мәскәү тимер юл транспорты инженерлары институтын (1941), Хәрби-транспорт академиясен (1945), Мәскәү Художество академия театры каршындагы студияне (1949) тәмамлый.

1949–1955, 1956–1959 елларда — Ярославль драма театрында, 1955–1956 елларда Австриядә Совет Армиясе Үзәк йорты театрында актёр.

1959 елдан Казан Зур драма театрында, бер үк вакытта, 1978 елдан, Казан театр училищесендә педагог.

Иҗаты

П.С.Маслов Мармеладов ролендә

(«Җинаять һәм җәза», Ф.М.Достоевский романы буенча)

Казанга тәмам формалашып җиткән оста буларак килә. Аның репертуарында бу вакытта Алёшка («Тормыш төбендә», М.Горький), Медведенко («Акчарлак», А.П.Чехов), Бальзаминов, Шмага, Дормедонт («Бальзаминовның өйләнүе», «Гаепсездән гаеплеләр», «Кичеккән мәхәббәт», А.Н.Островский) кебек рольләр була; ул тиз арада труппаның әйдәп баручы актёрлары исемлегенә керә. Епиходов («Чия бакчасы», А.П.Чехов), Афанасий («Иркутск вакыйгасы», А.Н.Арбузов), Задорнов («Океан», А.П.Штейн), Левон («Левониха орбитада», А.Ё.Макаёнок) кебек беренче рольләрендә үк актёр МХАТ мәктәбе осталыгына ия булуын, рольне төгәл һәм җентекле башкара белүен күрсәтә. Көчле характерлы актёр буларак, Маслов Скворец («Ленинград проспекты», И.В.Шток), Петрович («Чит ярда», Б.Н.Полевой романы буенча), Егор, Григорий Фёдорович («Безнең бурычлар», «Иң бәхетле», Э.Я.Володарский), Солдатенков («Ил гизүләр», А.Н.Арбузов), Еремеев («Узган җәйдә Чулимда», А.В.Вампилов), Фрязин («Имеш-мимешләр», А.Д.Салынский), Чмутин («Сагыш», А.М.Галин) кебек социаль геройлар рольләрен аеруча ышандырырлык итеп башкара; аларның һәрберсе билгеле бер категория кешеләрен, билгеле бер тормыш позициясен гәүдәләндерә.

Рус классикасында Маслов иҗаты драматургия материалына тирәнтен үтеп керүе, тышкы тәэсирлелеге ягыннан аерылып тора: Ширинкин («Төшемле урында», Д.Н.Мамин-Сибиряк), Мармеладов («Җинаять һәм җәза», Ф.М.Достоевский романы буенча), Тараканов, Головастиков («Зыковлар», «Варварлар», М.Горький), Муромский («Эш», А.В.Сухово-Кобылин), Курюков («Фёдор патша», А.К.Толстой) рольләре шундыйлардан. Образны бөтен нечкәлекләре белән җентекле гәүдәләндерү, игътибарны шәхесне генә түгел, аны чолгап алган тормыш күренешләрен дә тулы ачарга мөмкинлек биргән характер үзенчәлекләренә юнәлдерү актёр тудырган образларны масштаблы һәм иҗтимагый әһәмиятле итә. Масловның иҗат палитрасына шулай ук комик һәм сатирик чаралар да хас. Ночкин («Мунча», В.В.Маяковский), Создатель («Илаһи комедия», И.В.Шток), Зәйнетдин («Җилкәнсезләр», К.Тинчурин), Вислухин («Мәхәббәт һәм күгәрченнәр», В.П.Гуркин) образлары актёр тарафыннан кыю һәм рәхимсез рәвештә фаш итеп тудырыла.

П.С. Маслов Зәйнетдин ролендә

(«Җилкәнсезләр», К. Тинчурин)

Бүләкләре

Кызыл Йолдыз ордены, медальләр белән бүләкләнә.

Әдәбият       

Илялова И., Ингвар И. Русский театр в Казани. К., 1991.

Автор — Ю.А.Благов