Эчтәлек

1885 елның 4 декабре, Оренбург губерниясе, Оренбург өязе Имангол авылы — 1938 елның 10 июле, Мәскәү.

1907 елда И.Б.Кудашев-Ашказарский труппасына керә.

1907–1915 елларда (бүленеп) «Сәйяр» труппасында эшли.

1915 елда Оренбург шәһәрендә «Ширкәт» труппасын оештыра (1917 елда «Мортазин-Иманский театры» дип үзгәртелә).

Гражданнар сугышы елларында 1 нче Революцион армиянең сәяси бүлеге каршында мөселман театры труппасына нигез сала.

1919 елда башкорт профессиональ театрын (соңрак М.Гафури исемендәге Башкорт академия драма театры) оештыра.

1919–1937 елларда анда актер, режиссер, сәнгать җитәкчесе һәм директор була.

1922 елда әлеге театр труппасы белән Петроградта эшли, спектакльләрдән җыелган акча Башкортстанда ачлыктан интегүчеләргә ярдәмгә тотыла.

Бер үк вакытта БАССР Мәгариф халык комиссариатында сәнгать бүлеге җитәкчесе, театраль тамаша предприятиеләре идарәсе һәм БАССР Халык комиссарлары советы каршындагы сәнгать эшләре буенча идарә башлыгы була.

Теге яки бу рольне башкару ягыннан Мортазин-Иманский С.Гыйззәтуллина-Волжская иҗатына якын тора. Ул тудырган образлар романтик төсмерләргә бай, дәртле, хисле булулары, сәхнә активлыклары белән үзенчәлекле.

Аеруча зур әһәмияткә ия булган тирән эчтәлекле рольләре: Фәхретдин («Мөсибәте Фәхретдин», Н.Вәзиров), Закир («Бәхетсез егет», Г.Камал), Хәлил («Галиябану», М.Фәйзи), Кәрим («Яшь хатын», Д.Таҗдаров), Салих («Мөгаллим», Г.Исхакый), Салават, Карагол (Д.Юлтыйның шул исемендәге драмалары), Борис («Яшенле яңгыр», А.Н.Островский), Фердинанд («Мәкер вә мәхәббәт», Ф.Шиллер), Егор Булычёв («Егор Булычёв һәм башкалар», М.Горький).

Мортазин-Иманскийның режиссерлык осталыгы уй-фикер төгәллеге, аныклыгы, форма бөтенлеге белән аерылып тора.

Ф.Әмирханның ул сәхнәләштергән «Тигезсезләр» пьесасы милли театр тарихында бер этап була. Беренчеләрдән булып, М.Фәйзинең «Галиябану», Х.Ибраһимовның «Башмагым» пьесаларын сәхнәгә чыгара; шулай ук Ж.Б.Мольерның «Ирексездән табиб» («Лекарь поневоле»), А.Деннериның «Хөкемдә хаталык» («Ошибка правосудия»), Һ.Һейненең «Әлмансур» («Альманзор»), А.Н.Островскийның «Төшемле урын» («Доходное место»), М.Горькийның «Мещаннар» («Мещане») әсәрләре буенча спектакльләр куя.

«Сәйяр» труппасы һәм аның җитәкчесе Г.Кариев традицияләрен үстереп, Мортазин-Иманский үзе оештырган труппаларда актерлар белән педагогик эшчәнлек алып баруга зур игътибар бирә.

Вакытлы матбугат битләрендә театр теоретигы буларак чыгышлар ясый.

Т.Ченәкәй белән берлектә «Татар театры тарихыннан» («Из истории татарского театра», Мәскәү, 1926) китабын яза. Әлеге хезмәттә татар профессиональ театрының барлыкка килү һәм оешу тарихын беренче тапкыр эзлекле бәян итү омтылышы күзәтелә.

Репрессияләнә, үлгәннән соң аклана.

Әдәбият

Октябрьгә кадәрге татар театры. К., 1988;

Башкирский государственный академический театр драмы. Уфа, 1969;

Смирнова Т. Татарский театр в Петрограде-Ленинграде // Казань. 2003. № 5/6;

Башкортостан: Краткая энцикл. Уфа, 1996;

Зөбәиров Э. Башҡорт дәүләт күсмә театры ауылдарҙа. Өфө, 1928.

Автор И.И.Илялова