Эчтәлек

Шул исемне алуына С.Т.Аксаковның дусты студент Н.И.Панаевның «Аркадские пастушки» кулъязма журналында дөнья күргән, гүзәл табигате Н.М.Карамзинның «Письма русского путешественника» китабында тасвирланган Швейцарияне хәтерләткәнгә күрә «Швейцария в Казани» дип аталган мәкаләсе (1806 ел) сәбәпче була.

«Рус Швейцариясе» мәйданы 29 дисәтинә чамасы тәшкил иткән, ерганаклар белән кискәләнгән урман каплап тора, Казансу үзәненә текә киртләчләр алып төшә. «Немец Швейцариясе»ннән куртина (Арча зираты) белән бүленә.

1830 еллар уртасына «Рус Швейцариясе» Казан җәмәгатьчелеге тарафыннан таныла. Казанга 1837 елда – Александр Николаевич (булачак император Александр II), 1866 елда Александр Александрович (император Александр III) килү хөрмәтенә оештырылган гомумхалык бәйрәмнәре, Троица атнасы күңел ачулары биредә үткәрелә.

Шулай ук тамаша урыннары, трактир, кухня һәм буфетлы галерея төзелә, таганнар, балаганнар эшли. 1840 еллар башыннан, губернатор С.П.Шипов үзенең җәйге резиденциясен шунда күчергәннән соң, «Рус Швейцариясе» дачалар төзү өчен файдаланыла. Урман чистартыла, сукмаклар салына, чәчәк түтәлләре ясала.

1870 еллар башында элекке губернатор дачасы Казан сәүдәгәрләр клубының һәм җәмәгатьчелекнең җәйге ял урыны буларак файдаланыла. Ресторанның ачык сәхнәсендә җырчылар, куплетчылар, нәфис сүз осталары чыгыш ясый. Кичләрен бакчада музыка уйный, фейерверклар, карнаваллар, кышларын тройкада йөрү, тимераякта шуу оештырыла.

1873 елдан И.Митрофанов фотографиясе эшли башлый. Гомумхалык бәйрәмнәрендә гаилә әгъзалары бергәләп күңел ача. Табигатьтә чәй эчеп хозурланырга теләгәннәр үз самоварларын алып киләләр яки прокатка алып торалар.

«Рус Швейцариясе» шулай ук студентлар, чиновниклар, Казан аксөякләренең яраткан ял урынына әверелә. Казан халкының бирегә атлы тимер юл белән килү мөмкинлеге була (Черек күл – Арча кыры юнәлеше).

1909 елда «Рус Швейцариясе»ндә Халыкара күргәзмә павильоннары ачыла.

1935 елда бу территорияләр Үзәк мәдәният һәм ял паркы составына кертелә.

Әдәбият

Загоскин Н.П. Очерки города Казани и Казанской жизни в 40-х годах. Казань, 2003.

Идрисова Р.Р. По старым улицам Казанским... Казань, 2005.

Автор – М.В.Недорезов