Беренче исеме — «Неврологический вестник».

Чыгу урыны һәм вакыты

1893 елдан 1918 ел башына кадәр Казанда рус телендә квартал саен нәшер ителә.

1993 елның апреленнән яңадан чыга башлый; 1995 елдан хәзерге исеме белән басыла.

Оештыручылары — Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы, Казан медицина университеты, Казан медицина академиясе, Татарстан Республикасы Невропатологлары һәм психиатрларының фәнни медицина җәмгыяте.

В.М.Бехтерев тарафыннан Казан университеты каршындагы Невропатологлар һәм психиатрлар җәмгыяте органы буларак оештырыла.

Журналның мөхәррирдәшләре — Н.М.Попов (1894 елдан), Н.А.Миславский (1903 елдан), В.П.Осипов (1906 елдан).

Даими авторлары: Бехтеревның укучылары — В.И.Воротынский, Н.А.Вырубов, П.А.Останков, Н.Н.Реформатский; невропатологлар — Л.О.Даркшевич, В.П.Первушин, Г.Я.Трошин, А.В.Фаворский; физиологлар һәм анатомнар — А.В.Вишневский, Н.А.Миславский, В.В.Чирпковский; гистолог К.А.Арнштейн, фармаколог И.М.Догель.

Юнәлеше

Редакция төрле фәнни юнәлешләрдә эшләгән галимнәрне неврология проблемалары тирәсендә берләштерүне максат итеп куя.

Журналда мәхкәмә-психиатрия казуистикасы катнаш невропатологиягә, рух һәм нерв тайпылышларының патологик анатомиясенә, нерв системасы анатомиясе, гистологиясе һәм эм­бриологиясенә, нерв физиологиясе һәм психологиясенә багышланган хезмәтләр басыла.

Басманың һәр чыгарылышында үзенчәлекле мәкаләләр, елъязмалар, Невропатологлар һәм психиатрлар җәмгыяте утырышларының беркетмәләре бирелә, тәнкыйть-библиография бүлеге була.

Җәмгыять утырышларында тикшерелгән хәбәрләр мәкалә итеп бирелә.

Россия һәм чит ил галимнәренең монографияләре, чыгышлары кушымта буларак басыла.

Петербург, Мәскәү, Харьков һәм башка медициа фәнни җәмгыятьләре эшчәнлеге, психиатрия хастаханәләре эше яктыртылып бара.

Беренче санының 100 еллыгы уңаеннан журнал яңадан чыга башлый, мөхәррире — М.Ф.Исмәгыйлев (1993 – 2014 еллар), В.Д.Менделевич ( 2014 елдан).

Аңарда нейрофәннәр — невропатология, нейрохирургия, нейрофизиология, психология һәм башка эргәдәш фәннәр өлкәсендәге казанышларга багышланган материаллар, сәламәт яшәү рәвеше турындагы мәкаләләр басыла.

Авторлары — РФ, Бәйсез Дәуләтләр Бердәмлеге илләре, Европа һәм Америка Кушма Штатлары галимнәре.

Мәкаләләргә аңлатмалар рус, татар, инглиз телләрендә бирелә.

Әдәбият

Исторические вехи журнала «Неврологический вестник» (к 100-летию со дня основания журнала) // Неврологический вестн. 1993. Т.25, вып.1–2;

Исмагилов М.Ф. Казанскому журналу «Неврологический вестник имени В.М.Бехтерева» исполнилось 105 лет // Неврологический вестн. имени В.М.Бехтерева. 1998. № 1/2;

Татар энциклопедиясе. Казан, 2014. Т.4;

Айнутдинов Р.А., Айнутдинова Л.М., Гилазев З.З. Казанская научная пресса. Казань 2013;

Пресса Казани ХIХ–ХХI вв. Казань, 2016;

Казанская периодика ХIХ–ХХI вв.: Энциклопедический справочник для средств массовых коммуникаций. Казань, 2018.

Автор – Р.А.Айнетдинов