Эчтәлек

1946 елның 25 апрелендә Казанда туган.

Казан театр училищесен (1966), Казан университетын (1974), Бөтенсоюз телевидение һәм радио хезмәткәрләренең белемен күтәрү институтын (Мәскәү, 1982) тәмамлый.

1966 елдан «Татарстан» Дәүләт теле-радио компаниясенең Казан телевидение студиясе дикторы. Бер үк вакытта 1993 елдан дикторлар төркеме җитәкчесе, 1997 елдан «Диктор-ТВ» студиясенең сәнгать җитәкчесе.

Яңалыклар, әдәби һәм концерт программаларын алып бара. 1980 елларда «Чын күңелдән», 1989 елдан – элекке һәм хәзерге чорның атаклы хатын-кызларына багышланган «Ханым» программасының (рус һәм татар телләрендә), Төркия, Венгрия, Берләшкән Гарәп Әмирлекләренә, Туниска багышланган телефильмнарның авторы һәм алып баручысы.

Казанның 1000 еллыгына багышланган «Шәһәр портретына штрихлар» атналык тапшыруларын алып бара (2001–2005).

Россия һәм чит илләрнең күпсанлы телевизион конкурс һәм фестивальләре лауреаты һәм дипломанты. «Бәллүр каләм – Хрустальное перо» (1999, 2001), РФ Журналистлар берлеге (2000) бүләкләре лауреаты.

Әдәбият

Морозов А.В. Персона. Казань, 1998.