12 төре билгеле, Евразия һәм Африкада таралган. ТР территориясендә 2 төре бар. Гади күке (C. canorus) бөтен республика территориясе буенча, яфраклы һәм катнаш урманнарда, бакча, әрәмәлекләрдә, саңгырау күке (C. saturatus) төньяк урманнарда очрый. Татарстан территориясе буйлап әлеге төр ареалының көньяк һәм көнбатыш чикләре уза. Күкеләр алан һәм кисенделәр белән чиратлашкан ылыслы һәм катнаш урманнарда яшиләр.

Гәүдәләренең озынлыгы 25–40 см, авырлыгы 70–150 г. Каурый капламының өсте — кара яки аксыл соры, асты аксыл, дулкынсыман кара буйлы, ана кошлар охрасыман куныклы көрән яки җирәнрәк төстә. Озын, киртләч койрыклы. Томшыгы зур түгел, туры, очында җиңелчә аска бөгелгән. Күз кабагы ачык кызгылт-сары. Аяклары кыска, электергеч тырнаклы. Саңгырау күке гади күкедән кечкенәрәк, гәүдәсенең түбәнге өлешендә ачык һәм киңрәк аркылы сызыклар булуы белән аерыла. Күчмә кошлар, апрель ахыры — май башында киләләр. Бу вакытта гади күкенең һәркемгә таныш тавышын (җырлавын) ишетергә мөмкин.

Күкеләргә оя паразитлыгы хас — ана кошлар йомыркаларын (20 гә кадәр) башка кошлар (камыш чыпчыклары, нарат чыпчыклары, чәперчек кошлар һәм башка чыпчыксыманнар отрядындагы сайрар кошлар) оясына сала. Күкеләр балалары июнь–июль башында чыгалар. Бөҗәкләр (коңгыз, аю чикерткәләр, филчекләр, аю күбәләк гусеницалары), шулай ук җиләкләр белән туклана. Күкеләр июль ахырында, яшьләре сентябрьдә очып китәләр.

Гади күке