Псевдонимы Заһид Шәркый-Йосыпов.

Биографиясе

1901 елның 9 гыйнвары, Оренбург – 1961 елның 14 апреле, Уфа шәһәре.

1908–1918 елларда «Хөсәения» (Оренбург) мәдрәсәсендә, 1934–1937 елларда Кызыл профессорлар институтында (Мәскәү) укый.

1914–1918 елларда «Вакыт» басмаханәсендә (Оренбург) хәреф җыючы, фальцовкалаучы.

Гражданнар сугышында катнаша.

1920 елда – Оренбургта чыга торган «Башкортстан хәбәрләре» (1920–1923), «Юксыллар сүзе», «Юл», «Очкын» газеталары, 1929–1930 елларда «Урта Идел» (Самара шәһәре) газетасы мөхәррире.

Марксизм-ленинизм курсларын тәмамлаганнан соң (1932), «Пролетар» (Донбасс) газетасы мөхәррире.

1933–1934 елларда татар телендә нәшер ителә торган «Коммунист» (Мәскәү) газетасы мөхәррире урынбасары.

«Литературная газета»да пропаганда бүлеге мөдире (Мәскәү, 1935–1941) булып эшли.

1941–1944 елларда ВКП(б)ның БАССР Кыйгы райкомының пропаганда бүлеге мөдире.

1944–1956 елларда Башкортстан Тарих, тел һәм әдәбият фәнни-тикшеренү институтында фәнни хезмәткәр (Уфа).

Фәнни эшчәнлеге

Йосыпов тарихи-мәдәни, сәяси һәм тәрбия проблемаларына багышланган мәкаләләр; М.Җәлил, А.Игебаев, С.Кудаш, С. Юлаев, Г.Тукай, М.И.Өметбаев, Д.Юлтый һ. б. иҗатлары турында очерклар авторы.

Башкорт, татар һәм рус әдәбиятларының үзара бәйләнешен өйрәнә.

Йосыпов «Буржуазия тырнағы аçтында» (1918), «Иçке Ҡулатҡы серҙәре» (1929), пьес «Дала ҡосағында» (1919), «Ҡалым» (1924), «Сәлим бабай» (1925) хикәяләре авторы.

Кайбер пьесалары, шул исәптән «Алмаз кылыч» (1926), Оренбург татар театры сәхнәсендә куела.

Хезмәтләре

История революционного движения в Оренбурге. Оренбург, 1927.

Башкырт әдәбияты тарихы. Уфа, 1955 (соавтор).

Һайланма әçәрҙр: Әҙәби-тәнҡит мәçәләләре. Өфө, 1959.

Авторы – Л.Х.Хамидуллин, М.Х.Идельбаев