Эчтәлек

Татар мәдәниятенең күп кенә эшлеклеләре (Г.Ибраһимов, Г.Шәрәф һ.б.) татар халкы өчен традицион булган гарәп язуын алмаштыруга каршы чыгалар. Ләкин И.В.Сталин басымы астында алфавитны алмаштыру законлаштырыла. Әлеге гамәл татар мәдәнияте үсешендә авыр нәтиҗәләргә — дәвамчылыкта буыннар бәйләнеше өзелүгә, татар халкының зур өлешенең белемлелек дәрәҗәсенә гаять тискәре йогынты ясый.

Алфавитта 9 хәреф (Аа, Әә, Ее, Ii, Оo, Өө, Uu, Yy, Ьь) сузык авазларны белдерү өчен, 24 хәреф (Вв, Сс, Cc, Dd, Ff, Gg, Ğğ,  Hh, Jj, Kk, Ll, Mm, Nn, Ññ, Pp, Qq, Rr, Ss, Şş, Tt, Vv, Xx, Zz,  ) тартык авазларны белдерү өчен хезмәт итә. Һәмзәне билгеләү өчен апостроф (') кулланыла. Һәмзә — бугаз авазы, саңгырау тартык. Бу авазны әйткәндә, тавыш ярылары бер-берсенә якын килеп йомылалар һәм һава басымы белән ачылалар, шул вакыт шартлау барлыкка килә, мәсәлән, ma'may (маэмай), tә'sir (тәэсир).

«Яңалиф» журналында басыла (4 нче сан, 1927 ел).

Яңалифкә изоморфизм (хәрефләрнең һәм авазларның бер үк мәгънә бирүләре) принцибы хас.

1939 елда яңалиф рус алфавитына нигезләнгән графика беләнн алыштырыла.

Шулай ук кара Латин язуы.

Әдәбият

Курбатов Х.Р. Татар әдәби теленең алфавит һәм орфография тарихы. К., 1999; 

Гарипова З.Г. Заглядывая в прошлое // Языковая политика в Республике Татарстан: Док. и материалы (80–90-е гг.). К., 1999; 

Закиев М.З. Тюрко-татарское письмо: История, состояние, перспективы. К., 2005.                          

Автор – В.Х.Хаков