Биографиясе

1923 елның 1 феврале, ТАССРның Бөгелмә кантоны (хәзер Лениногорск районы) Сарабиккол авылы – 1945 елның 19 марты, Польша.

Тулы булмаган урта мәктәпне тәмамлый, колхозда эшли.

1942 елдан Кызыл Армиядә. Шул ук елның маеннан Бөек Ватан сугышы фронтларында, 21 нче армиянең 381 нче Кызыл байраклы Ленинград укчы дивизиясе 1259 нчы укчы полкында пулеметчы, пулемёт расчёты командиры. Көньяк-Көнбатыш, Сталинград, Көнбатыш, Ленинград һәм 1 нче Украина фронтлары гаскәрләре составында Сталинград сугышында (1942–1943), Карелия муентыгындагы бәрелешләрдә һәм Ленинград сугышында (1942–1944), Польшаны азат итүдә катнаша.

1944 елның 10 июнендә Карелия муентыгындагы бәрелештә батырлык күрсәтә. Иске Белоостров посёлогында (хәзер Санкт-Петербургның Курорт районы Белоостров посёлогы) дошман оборонасын өзгәндә, үзе артыннан сугышчыларны ияртеп, беренче булып немец ныгытмаларын штурмлауга ташлана. Дзотка гранаталар ыргытып, взводның алга баруын тәэмин итә. Сафтан чыккан взвод һәм рота командирларын алыштырып, сугышчыларны һөҗүмгә күтәрә. Сестра елгасын кичүне җитәкли. Ике тапкыр яраланса да, сугыш кырыннан китми.

Данциг шәһәре (хәзер Польшаның Гданск шәһәре) янындагы бәрелештә һәлак була.

Бүләкләре

Ленин ордены һәм медальләр белән бүләкләнә.

Истәлеге

Лениногорск шәһәрендә Геройлар Аллеясында Г.Ә.Баһаветдинов бюсты, Сарабиккол авылында обелиск куела. Лениногорск шәһәре һәм туган авылы урамнарына аның исеме бирелә.

Әдәбият

Ханин Л. Герои Советского Союза — сыны Татарии. К., 1963;

Населенные пункты Республики Татарстан: иллюстрированная энциклопедия: в 3 т. Казань: Институт татарской энциклопедии и регионоведения АН РТ, 2021. Т. 2. С. 700, 703, 726–727;

Книга Героев = Батырлар китабы// сост.: М.В. Черепанов, Е.В. Панов. – Казань, 2022.