Биографиясе

1858 елның 26 августы, Вятка губерниясе Яранск шәһәре – 1931 елның 17 сентябре, Ленинград.

А.А.Спицын Петербург университетын тәмамлый (1882).

1882–1892 елларда Вятка Мария хатын-кызлар гимназиясендә укыта.

1892 елдан Император сарае министрлыгында (Санкт-Петербург), 1914 елдан Петроград археология институтында, 1919–1929 елларда Матди мәдәният тарихы дәүләт академиясенең этнология бүлегендә рус археологиясе разряды мөдире.

1909–1927 елларда А.А.Спицын Петербург (1924 елдан – Ленинград) университетында, профессор (1918); Археология кабинетын оештыручы (1910).

А.А.Спицын – Казан университеты каршындагы Археология, тарих һәм этнография җәмгыяте әгъзасы (1878), Рус археология җәмгыяте музее хакыйкый әгъзасы, саклаучысы (1907).

Тикшеренүләре

1880–1890 елларда А.А.Спицын Вятка, Казан һәм Пермь губерналарындагы тарихи истәлекләрдә археология тикшеренүләр уздыра.

Элгәреге болгар чоры истәлекләрен (шул исәптән Танкеевка каберлеген) башлап өйрәнүчеләрнең берсе. Балымер каберлеге һәм башка истәлекләр материаллары буенча Көнчыгыш Европадагы борынгы венгр әйберләре комплексын билгели (1914).

Бер үк вакытта тарихи истәлекләрне палеолиттан башлап урта гасырларның соңгы дәвере арасына караган тарихи истәлекләрне чорларга бүлү белән шөгыльләнә. Классификацияләүче һәм системалаштыручы буларак, Спицын эшчәнлеге нәтиҗәсендә карточкалар каталогы яисә «Спицын катыргылары» дип аталган каталог барлыкка килә.

Кама буе истәлекләренең күпчелегенең хронологиясен һәм чорларга бүленешен эшли, Пьянобор культурасын аерып күрсәтә. Беренче булып, мари һәм удмурт халыкларының хәзерге вакытта урнашкан территорияләрендә аларның иң борынгы чорлары формалашуы турында нәтиҗә ясый.

Хезмәтләре бронза һәм элгәреге тимер гасырлар археологиясен, Кама буеның Урта гасырлар тарихын, славян-рус борынгылыкларын өйрәнүгә карый.

А.А.Спицын – «Рус тарихи географиясе» («Русская историческая география», Петроград, 1917) уку ярдәмлеге авторы.

Хезмәтләре

Оброчные земли на Вятке в XVII в. // Известия Общества археологии, истории и этнографии при Казанском университете. 1892. Т. 10.

Археологические разыскания о древнейших обитателях Вятского края // Материалы по археологии восточных губерний России. М., 1893. Вып. 1.

Древности бассейнов рек Оки и Камы // Материалы по археологии России. 1901. № 25.

Древности Камы по раскопкам А.А.Спицына в 1898 г. Л., 1933.

Әдәбият

Спицын А.А.Мои научные работы // Сборник статей по археологии и византиноведению, изданный семинарием им. Н.П.Кондакова. Прага, 1928. Т. 2.

Жебелев С.А.Археолог-энтузиаст (Памяти А.А.Спицына) // Советская археология. 1948. Т. 10.

Ждан (Спицына) Е.А. Из далёкого прошлого. Калуга, 1999.

История и практика археологических исследований: Материалы Международной научной конференции, посвященной 150-летию со дня рождения чл.-корр. АН СССР, проф. А.А.Спицына. СПб., 2008.

Автор – С.В.Кузьминых