Таш гасырга һәм бронза гасырга алмашка килә.

«Тимер гасыр» атамасын фәнни әйләнешкә 1830–1850 елларда археолог К.Ю.Томсен кертә.

Тимер гасыр истәлекләренә караган иң әһәмиятле тикшеренүләр, аларны төркемләү һәм вакытын билгеләү Россиядә күренекле археологлар Д.Я.Самоквасов, А.А.Спицын, В.А.Городцов, А.Х.Халиков һ.б. тарафыннан башкарыла.

Бер төркем галимнәр тимер гасыр башлануны теге яки бу төбәктә беренче тимер эшләнмәләр барлыкка килү белән, икенчеләре – даими рәвештә тимер җитештерелә башлау белән, өченчеләре – бронза хезмәт һәм сугыш коралларының тимердән эшләнгәннәре белән кысрыклап чыгарылуына бәйләп карыйлар.

Тимер гасыр ахырын археологларның күпчелеге Халыкларның бөек күчеше чорына (II–VI йөзләр) нисбәт итә.

Борынгы кеше башта саф килеш табылган металл һәм метеорит тимер белән таныш була. Соңрак тимер алу өчен төп материал булып тимер рудалары: карбонатлы (тимер шпаты), гематитлы (кызыл тимер рудасы), магнетитлы (магнитлы тимер рудасы), лимонитлы (көрән тимер рудасы) яисә башка металлурглар тарафыннан барысыннан да ешрак кулланылган сазлык рудалары хезмәт итә башлый.

Борынгы заманнарда билгеле башка металлар белән чагыштырганда, тимер иң югары эрү температурасына ия (1539оС), бу «дымлы өрдерү алымы»н беренчел үзләштерүгә нигез була, бу очракта тимер эреми, ә 800–900оС температурада окисьтан яңадан кайтарыла; әлеге алым төсле металларны эретү технологиясенә караганда катлаулырак дип исәпләнә.

Баштарак тимер сугыш һәм хезмәт кораллары бронзадан эшләнгәннәреннән кайтышрак була, шуңа күрә тимер эшләнмәләрнең сыйфатын яхшырту максатында махсус алымнар кулланыла башлый: цементлау (углерод белән туендыру), пакетлау (тимер калай кисәкләрен беркетү, эретеп ябыштыру) һ.б.

Эретелгән тимер өеме (крица) яңадан чүкеп ясау юлы белән күчереп йөртү, алмашу, сату өчен уңайлы (очлы башлы дүрт кырлы кисәкле һ.б.) бер формага китерелә.

Бронза гасырында башланган тимер үзләштерү процессы шактый озакка сузыла. Металлургиянең иң борынгы чыганаклары Шәрекъ илләрендә урнашкан була.

Урта Идел буенда тимер гасыр истәлекләре

Урта Идел буенда тимер гасыр культурасы фин-угор кабиләләренә бәйләп карала. Аның үсешенең беренче этабына нисбәтле археологик катламнарга аз санлы металл эшләнмәләр табылу, сөяктән ясалган сугыш һәм хезмәт кораллары өстенлек итү хас. Ихтимал, тимер белән таныш булу сөяктән әйберләр эшләү һөнәрчелегенең үсешенә этәргеч ясагандыр да.

Безнең эрага кадәр 1 нче меңьеллыкның икенче яртысы ахырыннан башка фин-угор кабиләләре яшәгән урыннарда да тимер гасыр урнаша.

Тимер үзләштерү төсле металлар эшкәртү белән тыгыз бәйләнештә була; сөяк эшләнмәләрнең саны әкренләп кими. Тимер ясаучылык һәм тимерчелек производстволары халыкның хуҗалык эшчәнлегендә игенчелек һәм терлекчелекнең роле күтәрелүгә булышлык итәләр. Шуның белән бергә, ит ризыклары җитештерү чыганагы буларак, аучылыкның роле кими, тик урман зонасына кергән кайбер урыннарда кыйммәтле мех бирә торган җәнлекләрне промысел өчен аулау үсеш ала.

Урта Иделнең сул ярын һәм Кама буен алып торган Ананьино культурасы (безнең эрага кадәр VIII–III йөзләр) вәкилләрендә тимер үзләштерү процессы башкача була. Барлыкка килгән вакытыннан ук аңа бронза һәм тимер хезмәт коралларының янәшә кулланылуы һәм күпсанлы бронза бизәнү әйберләре булу хас.

Тимер үзләштерү процессы бронза кою эшенең көчле үсеше белән бер үк вакытта бара. Ананьино осталары тимерне чыныктыралар, ләкин тимер гасырның башлангыч чорында аларда сөяктән ясау эше киң үсеш ала: сөяктән хезмәт һәм сугыш кораллары, бизәнү әйберләре җитештерелә.

Тимерне эшкәртүне яңа технологияләр куллану юлы белән камилләштергән (цементлау, ционирлау һ.б.), ныклы тимер сугыш кораллары (ук очлыклары, сөңгеләр, кылычлар һ.б.), игенчелектә кулланыла торган хезмәт коралларының (урак, чалгы һәм сука очлыклары һ.б.) эшләргә өйрәнгән Городец культурасы (безнең эрага кадәр VII йөз – безнең эраның V йөзе), Пьянобор культурасы (безнең эрага кадәр III йөз – безнең эраның III йөзе), Мазунино культурасы (III–V йөзләр), Азелино культурасы (III–VII йөзләр), Имәнкискә культурасы (V–VII йөзләр), Ломоватово культурасы (V–X йөзләр), Кушнаренко культурасы (VI–X йөзләрнең икенче яртысы) кабиләләрендә тимерне үзләштерү аерым шартларда бара.

Безнең эраның 1 нче меңьеллыгында тимер һәм корычның Урта Идел буенда киң таралыш алуы кискен техник үзгәрешләргә китерә: шактый зур урман мәйданнарын чәчүлек җирләр өчен әзерләүгә, туфрак эшкәртүне яхшыртуга мөмкинлекләр ачыла; һөнәрчелек үсеше, аерым алганда тимерчелек һәм кораллар җитештерү, тизләнә төшә. Торак төзелеше, транспорт чаралары (суднолар, зур экипаж һ.б.) җитештерү, төрле кирәк-яраклар ясау өчен агач эшкәртү камилләшә. Юллар төзү активлаша, сугыш сәнгате үсеш кичерә, товар алмашу киңәя.

Әдәбият

Збруева А.В. История населения Прикамья в ананьинскую эпоху // Материалы и исследования по археологии СССР. 1952. № 30.

Генинг В.Ф., Хакимов А.Х. Ранние болгары на Волге. М., 1964.

Халиков А.Х. Волго-Камье в начале эпохи раннего железа (VIII – VI вв. до н.э.). М., 1977.

Очерки по археологии Татарстана. Казань, 2001.

Автор – Е.П.Казаков