РКП(б)ның төрки халыкларның Әстерхан губкомы каршындагы коммунистик оешмалары бюросы һәм губерна башкарма комитеты карамагындагы милләтләр эше бүлеге органы.

Чыгу урыны һәм вакыты

«Көч» газетасының дәвамчысы.

1921 елның 13 июленнән 11 декабренә кадәр Әстерхан шәһәрендә татар телендә нәшер ителә, барысы 29 сан.

Мөхәррирләре — Ә.Умәров, К.Гобәйдуллин.

Газетада С.Габделгалиев, Г.Ибраһимов, И.Мифтах һәм башкалар хезмәттәшлек итә.

Төп бүлекләре: «Совет Россиясендә», «Чит илләрдә», «Әстерхан тормышыннан», «Театр яңалыклары», «Сатирик сәхифә».

Юнәлеше

Әстерхан губернасының икътисади үсешенә һәм балыкчылык кәсәбәчелегенә зур игътибар бирелә.

Басмада РКП(б)ның 10 нчы съездында кабул ителгән яңа икътисади сәясәт турындагы карарлар җентекләп яктыртыла, съездның милли мәсьәләләр буенча карарлары (элек изелеп яшәгән халыкларның артта калганлыгын бетерү, партиягә каршы юнәлешләр — бөекдержавачыл шовинизм һәм җирле милләтчелеккә каршы көрәшү) аңлатыла. Культура төзелеше һәм төрки-татар халыклары мәгърифәте темасы көн тәртибенә куела.

Газета Идел буендагы ачлыкка каршы көрәшкә үзеннән өлеш кертергә омтыла.

Аерым язмалар хатын-кызлар эшчәнлегенә багышлана; басма Әстерхан губернасы төрки-татар хатын-кызларының конференциясе турында тәфсилле язма бастырып чыгара.

«Кызыл Идел»дә әдәби әсәрләр, фельетоннар да урнаштырыла. М.Ю.Лермонтовның «Демон» поэмасыннан өзекләр тәрҗемә итеп басыла, җирле шагыйрь Я.Ярмәки шигырьләре урын ала.

«Кызыл Идел»нең дәвамчысы «Кызыл ил» газетасы.

Әдәбият

Рәмиев И. Вакытлы татар матбугаты (Альбом). 1905–1925. Казан, 1926;

Каримуллин А. Татарское государственное издательство и татарская книга России (1917–1932). Казань, 1999;

Татар энциклопедиясе. Казан, 2012. Т.3;

Татарская периодическая печать: Научно-энциклопедическое издание. Казань, 2017.

Автор – Т.М.Насыйров