- РУС
- ТАТ
Татарстанның Түбән Кама районындагы авыл, Кама елгасыннан 4 км читтәрәк, Түбән Кама шәһәреннән 15 км көньяк-көнбатыштарак урнашкан
1920 елларның беренче яртысында нигезләнә.
Нигезләнгән вакытыннан авыл ТАССРның Чаллы кантоны Афонас волостена керә. 1930 елның 10 августыннан – Ширәмәт, 1963 елның 1 февраленнән – Чаллы, 1965 елның 12 гыйнварыннан – Түбән Кама районында.
Хәзер – Каенлы авыл җирлегендә.
1930 елда авылда “Память Кирова” колхозы оештырыла. 1950 елдан “Беренче май” колхозында (үзәк утары – Борок авылы), 1960 елдан – берләштерелгән “Красный Зай” колхозы (үзәк утары – Байгол авылы), 1970 елда совхоз (үзәк утары – Каенлы авылы) итеп үзгәртелә.
1993–1995 елларда "Зәй" күмәк предприятиесе эшли. 1996 –2007 елларда “Зәй” җаваплылыгы чикләнгән ширкәте, 2018 елдан “Орсис-Агро” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте.
Халкы башлыча үсемлекчелек белән шөгыльләнә.
1926 елда – 178,
1938 елда – 270,
1949 елда – 218,
1958 елда – 127,
1970 елда – 143,
1979 елда – 107,
1989 елда – 48,
2002 елда – 30,
2010 елда – 43,
2022 елда – 49 кеше (руслар).
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.