Биографиясе

1894 елның 23 марты, Пенза шәһәре — 1937.

Пензада гимназия тәмамлый, Мәскәү университетында укый.

1914 елдан РСДРП әгъзасы, революцион хәрәкәттә катнаша. Кулга алынганнан соң, 10 айдан артык Таганка төрмәсендә (Мәскәү) утыра. 1916 елда гомерлеккә Иркутск губернасына җибәрелә.

1917 елгы Февраль революциясеннән соң Мәскәүгә кире кайта. 1917 елның августында Россия армиясенә алына, 192 нче пехота полкы рядовое. Октябрь революциясендә (Мәскәү), Гражданнар сугышында катнаша.

1919 елда Республика Запас армиясенең сәяси бүлек башлыгы (армия штабы 1919 елның сентябре — 1920 елның декабрендә Казанда урнаша).

1920–1921 елларда РКП(б)ның Татарстан өлкә комитеты секретаре, 1920–1923 елларда бюро әгъзасы, Профсоюзларның Татарстан өлкә советы секретаре, «Известия Татцик» газетасының җаваплы мөхәррире, соңыннан Пенза, Свердловск шәһәрләрендә партия эшендә.

1929 елдан Воронеж шәһәрендә: өлкә җир идарәсе, ВКП(б) өлкә комитетының авыл хуҗалыгы бүлеге мөдире, өлкә башкарма комитеты рәисе урынбасары, рәисе.

Репрессияләнә; үлгәннән соң аклана.

Әдәбият

Саркин В., Шехова А. Орлов Дмитрий Александрович // Борцы за счастье народное. К., 1983. Кн. 2.