Тарихы

Авыл 1565−1567 еллардан Зөя Успение Богородица монастыре вотчинасы буларак билгеле. 1764 елда халкы монастырь крәстияннәреннән – экономик, соңрак дәүләт крәстияннәре катлавына күчерелә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлек асрау.

Приход XVIII йөздә барлыкка килә. 1864 елда приход кешеләре акчасына агачтан Тихвин Мәрьям Ана иконасы чиркәве салына (сакланмаган).

1873 елда земство мәктәбе ачыла (1903 елда 20 ир бала һәм 12 кыз бала укый).

XX йөз башында 3 җил тегермәне, казна шәраб һәм 2 вак-төякләр кибете эшли. Бу чорда авыл җәмәгатенең имана җире 1255 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Зөя өязе Әҗил волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Зөя кантонында. 1927 елның 14 февраленнән — Норлат-Ачасыр, 1927 елның 1 августыннан — Норлат, 1963 елның 1 февраленнән Яшел Үзән районында.

Хәзер Өтәшкә авыл җирлеге составына керә.

Хуҗалык итү рәвеше

1928 елда авылда “Красный сезонник” колхозы оештырыла (беренче рәисе – И.Т.Ефремов). 1957 елдан авыл − зурайтылган Фрунзе исемендәге (үзәк утары Өтәшкә авылында), 1959 елдан – “Искра” (үзәк утары Норлат авылында), 1967 елдан – “Октябрьнең 50 еллыгы” колхозлары, 1994 елдан – “Озёрное” крәстиян хуҗалыклары ширкәте (ике хуҗалыкның да үзәк утары Өтәшкә авылында), 2003 елдан “Кызыл Шәрык Агро” акционерлык җәмгыяте бүлекчәсе составында (кырчылык, ит-сөт терлекчелеге).

Мәгариф

2000 еллар башына кадәр башлангыч мәктәп эшли.

Күренекле кешеләре

Я.М.Харитонов (1921−1992) – Бөек Ватан сугышында катнаша, Дан орденының тулы кавалеры, гвардия старшинасы, разведчик.

Халык саны

1782 елда — 112 ир заты;
1859 елда — 362,
1897 елда — 637,
1908 елда — 792,
1920 елда — 726,
1926 елда — 834,
1938 елда — 896,
1949 елда — 499,
1958 елда — 346,
1970 елда — 272,
1979 елда — 173,
1989 елда — 110,
2002 елда — 99,
2010 елда — 63,
2017 елда — 62 кеше (руслар).