Биографиясе

1926 елның 1 марты, Казан — 1985 елның 10 июне, шунда ук.

Казан медицина институтын тәмамлагач (1952), шунда ук, педиатрия факультетының 2 нче хирургия кафедрасында эшли, 1967–1984 елларда травматология-ортопедия һәм хәрби-кыр хирургиясе кафедрасы мөдире.

Бер үк вакытта, 1968 елдан, Казан шәһәре сәламәтлек саклау бүлегенең баш хирургы, 1984 елдан «Мединструмент» ФҖБдә шул вазифаны башкара. 1964–1965 елларда Йәмән Гарәп Республикасының Ходейда шәһәре госпиталендә эшли.

Хезмәтләре панкреатит этиологиясе, патогенезы һәм аны хирургия ысулы белән дәвалау, корсак куышлыгы органнарындагы имгәнүләргә диагноз кую һәм аны дәвалау мәсьәләләренә карый.

Хезмәтләре

Влияние поясничной новокаиновой блокады на фагоцитоз // Хирургия. 1952. № 3;

О содержании диастазы мочи после резекции желудка // Казан. медицина журн. 1960. № 4;

Новокаиновая блокада чревных нервов и симпатических стволов в лечении острого панкреатита. К., 1968.