- РУС
- ТАТ
сатирик, юмористик журнал
«Яшен» журналы
1908 елның августыннан 1909 елның 24 июненә кадәр айга 2 тапкыр Казанда татар телендә нәшер ителә, барысы 10 саны чыга.
Нашире, мөхәррире һәм рәссамы — Г.Камал.
Журналны оештыруда Г.Тукай, Ф.Әмирхан катнаша.
Актив авторлары арасында — Ф.Әмирхан, Г.Камал, И.Кулиев, Ә.Максуди, А.Саттаров, М.Укмасый.
Редакция демократик юнәлеш ала, азатлык һәм алгарыш, татар милләтен агарту идеяләрен пропагандалый.
Патриархаль тормыш тәртибе яклылардан, ишаннарның икейөзлелегеннән, вак кибетчеләрнең саранлыгыннан, дини-консерватив матбугаттан («Бәянелхак», «Дин вә мәгыйшәт» һ.б.) көлә.
Күп урын шигырьләр һәм фельетоннарга, бигрәк тә Г.Тукай әсәрләренә («Яшен»дә шагыйрьнең беренче тапкыр 22 шигыре һәм 25 проза әсәре басыла) бирелә.
Журнал рәсемнәргә бай була, рәссамы — Ф.Әмирхан (65 рәсеме басылган).
Акча булмау сәбәпле чыгудан туктый.
Гали Б. «Молнией «Яшен» сверкает в облаках народных бед...» // Гасырлар авазы – Эхо веков. 2007. №1;
Татарская энциклопедия. Казань, 2014. Т.6;
Пресса Казани ХIХ–ХХI вв. Казань, 2016;
Татарская периодическая печать: Научно-энциклопедическое издание. Казань, 2017;
Казанская периодика ХIХ–ХХI вв.: Энциклопедический справочник для средств массовых коммуникаций. Казань, 2018.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.