- РУС
- ТАТ
язучы, Петербург Фәннәр академиясенең мөхбир әгъзасы (1860 ел)
1812 елның 6 (18) июне, Сембер шәһәре – 1891 елның 15 (27) сентябре, Санкт-Петербург.
«Гыйбрәтле язмыш» («Обыкновенная история», 1847 ел), «Обломов» (1859 ел), «Текә яр» («Обрыв», 1869 ел) романнары авторы.
1822–1862 елларда үтеп барышлый берничә мәртәбә Казанда була.
1834 елда Буада туктап бер көн уздыруы турында «Ватанда» («На родине», 1887 ел) очеркында яза.
1849 елда Казанга килгәндә мәчетләрдә була, Кремльне карап йөри.
Татарлар һәм Россиянең бүтән халыклары мәдәнияте һәм көнкүреше белән кызыксына, шул сәбәпле махсус рәвештә татар, чуаш, мари авылларында була.
Казан турындагы истәлекләре «Университетта» («В университете», 1887 ел), «Идел буйлап сәяхәт» («Поездка по Волге», 1873–1874 еллар), «Иске гасыр хезмәтчеләре» («Слуги старого века», 1887 ел), «Көнчыгыш Себер буйлап» («По Восточной Сибири», 1891 ел) очеркларында очрый.
Автор – Җ.Ф.Хәкимова
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.