- РУС
- ТАТ
Татарстанның Кама Тамагы районындагы авыл. Карамалы елгасының уңъяк ярында, шәһәр тибындагы Кама Тамагы поселогыннан 20 км көнбатыштарак урнашкан
XVII йөздә Кече Салтык авылыннан күчеп утыручылар нигез сала. Революциягә кадәрге чыганакларда Кече Салтык исеме белән дә телгә алына.
XVIII йөз – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлек асрау.
XX йөз башында авылда шулай ук 3 җил тегермәне, 2 ярма яргыч, йон тетү бинасы, вак-төякләр кибете эшли.
Бу чорда авыл җәмәгатенең имана җире 555,8 дисәтинә тәшкил итә.
1920 елга кадәр Казан губернасының Тәтеш өязе Олы Яңасала волостена керә. 1920 елдан ТАССРның – Тәтеш, 1927 елдан Буа кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Кама Тамагы, 1963 елның 1 февраленнән – Тәтеш, 1965 елның 12 гыйнварыннан Кама Тамагы районында.
Хәзер Олы Салтык авыл җирлеге составына керә.
1931 елда авылда «Казбек» колхозы оештырыла, 1950 елдан зурайтылган «1 Май» колхозы составында (башта үзәк утары – Абыз авылында, 1970 еллар ахырыннан 1980 еллар башына кадәр – Олы Салтык авылында).
1782 елда – 60 ир заты;
1859 елда – 248,
1897 елда – 350,
1908 елда – 398,
1920 елда – 383,
1926 елда – 239,
1958 елда – 85,
1970 елда – 48,
1979 елда – 33,
1989 елда – 10 (татарлар),
2002, 2010 һәм 2017 елларда даими яшәүчеләр юк.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.