Биографиясе

1944 елның 3 февралендә Кама Тамагы районы Олы Кариле авылында туган.

1968 елда Казан медицина институтын тәмамлаганнан соң, Татарстан медицина оешмаларында эшли. Профессор М.З.Сигал шәкерте.

1976 елдан Казан медицина университетында, 1998 елдан онкология курслары мөдире, бер үк вакытта (1989 елдан) Казан хакимияте каршындагы Сәламәтлек саклау идарәсенең баш онкологы. Татарстан Республикасы онкологлар җәмгыяте рәистәше (1996 елдан).

Фәнни эшчәнлеге

Тикшеренүләре ашказаны, бавыр, ашказаны асты бизе, үңәч, юан һәм туры эчәкләр рагы авыруларын хирургик дәвалауга, сөт бизләрендә рак авыруы вакытында әгъзаларны саклап калу операцияләре үткәрү; кичектергесез хирургик ярдәм күрсәтү мәсьәләләренә карый.

Хезмәтләре

Гастроэктомия и резекция желудка по поводу рака. Казань, 1987.

Расширенная лимфаденэктомия при операциях по поводу рака желудка // Методические рекомендации Министерства здравоохранения. Казань,1989.

Әдәбият

Павлухин Я.Г. История медицины Татарстана в лицах. Казань, 1997.