Биографиясе

1900 елның 30 ноябре, Мәскәү — 1972 елның 4 гыйнвары, Казан.

Казан университетын тәмамлый (1931).

1924 елдан ТАССР Финанс халык комиссариатында бүлек мөдире.

1927 елдан Көньяк Казакъстанда Бюджет һәм финанс буенча округ планы рәисе.

1931 елдан Казан университетында, бер үк вакытта ТАССР Госпланының секция мөдире.

1932–1942 елларда Казан финанс-икътисад институтының кредит, 1945–1966 елларда акча әйләнеше һәм кредит кафедралары мөдире, исәпләү-икътисад факультеты деканы.

1942–1945 елларда СССР Госпланы Татарстан конторасының Чистай бүлекчәсе управляющие вазифаларын башкара.

Хезмәтләре IX–XII йөзләрдә Рус дәүләтендә акча мөнәсәбәтләре тарихына, акча, банклар һәм акча әйләнеше теориясенә карый. Банк һәм акча реформасының зарурлыгы турында Лучинский тарафыннан нигезләнгән идея 1947 елда тормышка ашырыла.

Медаль белән бүләкләнә.

Хезмәтләре 

По вексельному обращению // Труд и хозяйство. 1926. № 1;

Три формы стоимости (А, В и С) на европейской территории СССР. К., 1941;

Банковская и денежная реформа в СССР. К., 1946;

Деньги на Руси IX–XII вв. К., 1958.

Автор — Ф.С.Зыятдинов