Эчтәлек

Төрле яшьтәге кешеләрне зарарлый.

Эләгү юллары: йогышланган ашамлык, су, пычрак куллар. Инфекция чыганагы – авыру яки үзендә бактерияләр йөртүче кеше.

Авыруның барышына карап көчле һәм хроник дизентерияне аерып йөртәләр.

Дизентерия китереп чыгаручы микроорганизмнар ашказаны-эчәк трактының буеннан-буена сеңдерелә торган токсиннар эшләп чыгара, алар, канга эләгеп, гомуми йогышлану-агулану синдромы, нейротоксикоз башлануга, организмнан су һәм тоз югалуга этәргеч булалар. Авыруның көчле формадан хроник формага күчүе дә ихтимал. Шигелла бактерияләре йөртүчәнлек күзәтелә.

Дизентерияне Гиппократ заманыннан ук (безнең эрага кадәр V­­­–IV йөзләр) «көчәнүле канлы эч китү» буларак билгеле. Әбүгалисинаның «Тыйб гыйльме кануны» дип аталган энциклопедик хезмәтендә әлеге авыруга хас билгеләр җентекләп, тасвирлап күрсәтелә.

Дизентерия кузгатучы микроорганизмны Россиядә беренче булып А.С.Раевский тасвирлап бирә (С.-Петербург, 1875 ел). П.И.Кубасов авыру тудыручы микроорганизмны үлгән кешенең эчке әгъзаларыннан һәм тәрәтеннән аерып ала (Мәскәү, 1889 ел). Дизентерия китереп чыгаручы микроорганизмнар япон микробиологы К.Шиг хөрмәтенә шигеллалар дип йөртелә башлыйлар.

Дизентерия патогенезын һәм иммуногенезын өйрәнүдә Казан галимнәренең хезмәтләре әһәмиятле урын алып тора. А.Д.Адо дизентерия патогенезын тикшерә (1952 ел); Д.К.Бәширова авыру кеше селәгәендә дизентерия антигеннарының булуын исбатлый (1953 ел); А.Е.Резник дизентерияне бактериофаглар һәм сульфидин белән дәвалау ысулларын уйлап таба (1947 ел), дизентерия антигеннарының бәвел белән бергә бүленеп чыгуларын исбат итә (1963 ел); Н.С.Спасский – дизентерия китереп чыгаручы микроорганизмнарның Штуцер-Шмитц төрен (1958 ел), А.А.Сорокин дизентерия вакытында күзәнәк иммунитетын тәфсилләп өйрәнә.

Дизентерия кузгатучы микроорганизмнар тышкы тирәлектә: канализация суларында (25 тәүлектән 30 тәүлеккә кадәр), бүлмә температурасында ипидә (30 тәүлеккә кадәр), сөт ризыкларында (3 тәүлектән 10 тәүлеккә кадәр) яхшы саклана. Дизентериянең таралуын булдырмый калу дәвалау-профилактика, санитария-гигиена һәм эпидемияләргә каршы чаралар комплексы ярдәмендә гамәлгә ашырыла.

2004 елда Татарстан Республикасында бактериаль дизентерия белән авыручылар саны күрсәткече 100 мең кешегә – 24,37, балалар арасында 91,9 булган; 2000 елда – инфекциянең артуы (94,77 һәм 240,75), 2003 елда авыручылар санының кимүе күзәтелгән, 2006 елда 11,0 булган.

Әдәбият

Спасский Н.Н. Экспериментальные материалы к вопросу о токсикозе при дизентерии, вызванной бактериями Штуцер–Шмитца. Казань, 1958; 

Баширова Д.К., Сорокин А.А. Клеточный иммунитет у больных различными формами острой бактериальной дизентерии. М., 1979;

Лобзин Ю.В., Волжанин В.М., Захаренко С.М. Клиника, диагностика и лечение актуальных кишечных инфекций. СПб., 1999.

Автор – А.А.Сорокин