Тарихы

XVIII йөздә нигез салына (төбәкне өйрәнүче В.Ф.Макаров мәгълүматлары буенча, авыл 1752 елда нигезләнә һәм 1612 елда нигез салынган Алёшкин-Саблык тож пүчинкәсе була).

1860 елларга кадәр халкы удел крәстияннәре (1797 елга кадәр – сарай) катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек, шулай ук читкә китеп эшләү кәсепчелеге тарала.

XX йөз башында авылда 8 сәүдә-сәнәгать оешмасы була. Авыл җәмәгатенең имана җире 915,2 дисәтинә тәшкил итә.

1903 елда укырга өйрәтү мәктәбе ачыла (мәктәп мөдире – рухани Н.К.Фиалков, беренче укытучы – В.С.Дементьев); башта – вакытлыча файдалануга алынган фатирда, 1905 елдан үзенең бинасында урнаша. Беренче елда 20 ир бала һәм 4 кыз бала укый. 1909 елда бер сыйныфлы чиркәү-приход мәктәбе итеп үзгәртелә.

1925 елда авылда чиркәү ачыла, 1930 еллар башында ябыла (бинасы ашлык саклау өчен колхоз амбары итеп файдаланыла).

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Сембер губернасының Буа өязе Үби волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Буа кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Чүпрәле, 1963 елның 1 февраленнән – Буа, 1966 елның 30 декабреннән Чүпрәле районында.

Хәзер Алёшкин-Саплык авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

1928 елда – авылда җирне уртак эшкәртү ширкәте (җитәкчесе – С.С.Кудряшев), 1930 елда Калинин исемендәге колхоз оештырыла (беренче рәисе – егермебишмеңче, эшче И.П.Корнилов).

1948 елда авылда электр станциясе төзелә.

1968 елда авыл хуҗалыгы үсешендә зур казанышлары өчен күчмә Кызыл Байрак бирелә. 1993 елдан – Калинин исемендәге крәстиян хуҗалыклары ассоциациясенә, 2008–20013 елларда “Алёшкино” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте (“Колос” агрофирмасы филиалы, аннары “Корм Дрожжановский” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте) составына керә. 2015 елдан “П.В.Дементьев исемендәге агрофирма” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте составында.

1993–2004 елларда авылда Чүпрәле хуҗалыкара катнаш терлек азыгы заводы эшли, “Корм Дрожжановский” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенә берләштерү юлы белән бетерелә.

Халкы күбесенчә “П.В.Дементьев исемендәге агрофирма” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятендә эшли, кырчылык, сөт терлекчелеге, дуңгыз асрау белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1921 елда авылда 1 нче баскыч мәктәп ачыла, 1930 елда – башлангыч (1947 елда мәктәпкә сүтелгән чиркәү материалларыннан өстәмә бина төзелә), 1949 елда – җидееллык, 1961 елда – тулы булмаган урта, 1987 елда урта мәктәп (яңа бина төзелә) итеп үзгәртелә.

Авылда “Теремок” балалар бакчасы (1961 елдан, 2014 елда яңа бина төзелә), мәдәният йорты (1930 елда авыл клубы буларак ачыла, 1976 елдан хәзерге исемдә, 1977 елдан яңа бинада), китапханә (1926 елда уку өе буларак ачыла, 1987 елдан мәдәният йорты бинасында), фельдшер-акушерлык пункты (мәдәният йорты бинасында), Николай Чудотворец чиркәве (2010 елдан), кәшәнә (2018 елдан), кәшәнә-купель (2017 елдан) бар.

Мәдәният йорты каршында “Салкус” чуаш фольклор коллективы (1996 елдан) эшли.

2017 елда авылда яңадан торгызылган Дементьевлар музей-йорты ачыла, анда П.В.Дементьевның шәхси әйберләре һәм документлары җыела.

Күренекле кешеләре

П.В.Дементьев (1907–1977) – генерал-полковник-инженер, ике тапкыр Социалистик Хезмәт Герое, СССР Дәүләт бүләге лауреаты, СССР авиация сәнәгате министры (1953–1957, 1965–1977 елларда), Ленин ордены (тугыз тапкыр), Кызыл Байрак (ике тапкыр), 2 нче дәрәҗә Суворов, 1 нче дәрәҗә Кутузов, Хезмәт Кызыл Байрагы (ике тапкыр), Кызыл Йолдыз орденнары кавалеры;

П.А.Клементьев (1955 елда туган) – актер, Чуаш АССРның атказанган артисты, Чуаш Республикасының халык артисты;

В.Ф.Макаров (1941 елда туган) – педагог, тарихчы-төбәк тарихын өйрәнүче, язучы, ТРда Чуаш милли конгрессы каршындагы Чуаш язучылар союзы әгъзасы, чуаш этнокультурасының атказанган эшлеклесе, Чуаш Республикасының мактаулы төбәкне өйрәнүчесе, Чуаш халкы фән һәм сәнгать академиясенең мөхбир әгъзасы;

А.В.Шадриков (1977 елда туган) – педагог, юрист, хакимият-хуҗалык хезмәткәре, Чүпрәле муниципаль районы башлыгы (2013–2018 елларда), ТРның экология һәм табигать байлыклары министры (2018 елдан).

Халык саны

1795 елда – 110 ир-ат;
1859 елда – 319,
1911 елда – 711,
1920 елда – 766,
1926 елда – 700,
1938 елда – 862,
1949 елда – 878,
1958 елда – 830,
1970 елда – 1031,
1979 елда – 878,
1989 елда – 597,
2002 елда – 539,
2010 елда – 501,
2018 елда – 473 кеше (чуашлар).