Авыруга халыкның яшь буенча барлык төркемнәре дә бирешүчән. Энцефалит үзәк нерв системасы зарарлану белән характерлана.

Авыруны китереп чыгаручы РНКлы вирус арбовируслар төркеменә карый, 50°C та 10–20 минуттан үлә, дезинфекция чараларына (хлорлы известь, хлорамин, лизол) бирешүчән.

Вирусны туплаучы һәм күчерүчеләр — иксод талпаннары. Табигатьтә авыру тудыручының сакланышы талпаннар белән тукланучы кыргый табигать вәкилләре: кимерүчеләргә (кыр тычканнары, тычканнар, борындыклар) һәм кошлар (миләш чыпчыклары, купшыллар, кызылтүшләр) бәйле.

Инфекция кешегә алиментар юл белән дә күчәргә мөмкин (кайнатылмаган кәҗә яки сыер сөте аркылы). Инкубация чоры 3 көннән 20 көнгә кадәр. Вирус организмда кан һәм лимфа системасы аша һәм нейроген юл белән тарала, нерв системасы күзәнәкләрендә үрчи һәм үзәк нерв системасына эләккән очракта диффузияле менингоэнцефалит китереп чыгара.

Клиник картинасы күптөрле: а) еш кына кискен; кайвакыт авыру хроник формага күчә; б) инаппарат (симптомсыз), ачык билгеләре булмаган, бизгәкле, менингеаль; в) чыганаклы (паралитик) форма, шулай ук микст-инфекция. Вирус, авыруның хроник төренең сәбәбе булып, организмда гомер буе сакланырга мөмкин. Энцефалит кичергәннән соң авыруда ныклы иммунитет барлыкка килә. Авыруны кисәтү специфик (вакциналау) һәм специфик булмаган ысул белән алып барыла.

1950 еллардан башлап талпан энцефалиты проблемалары Казан эпидемиология һәм микробиология фәнни-тикшеренү институтының табигый чыганаклы инфекцияләр лабораториясе хезмәткәрләре тарафыннан өйрәнелә: ТРда талпан энцефалитының таралу учагы билгеләнә; паразитларның экологик яктан бер-берләренә якын төрләре арасындагы кискен каршылык ачыклана; авыруны кисәтү чаралары тәкъдим ителә (В.А.Бойко, Г.Х.Гыйльманова, В.Г.Ивлиев, Ю.П.Коваленко, Т.А.Башкирёв, 1970 еллар).

2010 елларга кадәр ТРда талпан энцефалиты белән авыру дәрәҗәсе югары була, шуннан соңгы елларда авырып китү очраклары кимүгә бара.

Әдәбият                

Гильманова Г.Х. Эпидемиологические и вирусологические материалы по характеристике очагов клещевого энцефалита в лесостепной зоне переносчиком Ixodes persulcatus: Дис. ... К., 1965; 

Закирова С.Ф. Реакция преципитации в исследованиях при клещевом энцефалите: Дис. ... К., 1966; 

Шувалова Е.П. Инфекционные болезни. М., 1977.                

Автор — В.Х.Фазылов