ВКП(б)ның Оренбург өлкә комитеты һәм хезмәт ияләре депутатларының өлкә советы органы.

Чыгу урыны һәм вакыты

1935 елның 28 июленнән 1939 елның 27 февраленә кадәр Оренбург шәһәрендә татар телендә нәшер ителә, барысы 474 сан чыга.

Төрле елларда мөхәррирләре — Х.Йосыпов, С.Алиев.

Оренбург өлкәсендәге сәнәгать, авыл хуҗалыгы, мәдәният һәм мәгариф учреждениеләрендә эшләүче татарлар өчен чыгарыла.

Редакциянең төп өлеше нахак рәвештә буржуаз милләтчелектә гаепләнеп кулга алынганнан соң, партия өлкә комитеты карары белән газетаны бастыру туктатыла.

Әдәбият

Панина Т.С. Оренбургская областная татарская газета «Коммунист». Оренбург, 1997;

Татар энциклопедиясе. Казан, 2012. Т.3;

Татарская периодическая печать: Научно-энциклопедическое издание. Казань, 2017.

Автор – Т.М.Насыйров