Эчтәлек

Архитектооры П.И. Романов. «Мәрҗания» мәдрәсәсе. 1881

Хәзерге күренеше

1770 елларда Казанның 1 нче мәхәллә мәчете каршында ачыла (кара Мәрҗани мәчете). 1870 еллардан шунда укыткан Ш.Мәрҗани исеме белән атала. Аңа кадәр Ахун, Юныс мәдрәсәсе буларак билгеле.

Беренче мөдәррисе А.Ибраһимов була (1793 елда вафат). Ибраһим бине Хуҗаш әл-Казани (1825 елда вафат) мәдрәсәне Идел-Урал төбәгендә иң танылган уку йортларының берсенә әверелдерә (фәлсәфә укытуның югары сыйфаты белән аерылып тора).

XIX йөзнең 2 нче яртысында укыту дәрәҗәсе түбәнәя. Ш.Мәрҗани җитәкләгән 1850–1889 елларда мәдрәсә эре мөселман уку йортына әверелә, анда, гадәти фәннәрдән тыш, математика, астрономия, тарих укытыла. Якынча 140 шәкерт укый.

Ш.Мәрҗани белән И.Юнысов арасындагы каршылык нәтиҗәсендә, 1860 еллар ахырыннан 1870 еллар ахырына кадәр 1 нче мәхәлләдә 2 мәдрәсә эшли. Берсе белән Мәрҗани җитәкчелек итә, ул күпчелек бай шәһәр кешеләре акчасына тотыла. Икенчесе рәсми рәвештә 1 нче мәхәллә мәдрәсәсе санала, И.Юнысов акчасына тотыла, ләкин аның карашлары мөселман җәмәгатьчелеге тарафыннан тәнкыйть ителгәнлектән, ябыла.

1889–1908 елларда мәчетнең имам-хатибы Б.Баһаветдинов (Ш.Мәрҗанинең улы) мөдәррис була. Аның авыруы сәбәпле, 1899 елга кадәр чынлыкта мәдрәсә белән мөәзин Х.Ихсанов җитәкчелек итә һәм бу чорда мәдрәсә үз дәрәҗәсен югалта.

1899 елда аны имам С.Абдуллин алыштыра. Ул эшләгәндә яңа ысулга нигезләнеп укыту кертелә һәм аның сыйфаты яңадан югары дәрәҗәгә ирешә. ХХ йөз башында якынча 100 шәкерт укый.

1918 елда мәдрәсә рәсми рәвештә ябыла, ләкин 1923 елга кадәр С.Абдуллин шәкертләрне укытуын дәвам итә.

Мәдрәсәне тәмамлаучылар арасында Х.Фәезханов, Г.Фәезханов, Г.Гомәри, Ш.Рәмзи, Г.Апанаев, К.Тәрҗемани, Х.М.Ямашев, С.Х.Айдаров, С.Җ.Сәйдәшев бар.

1820 елдан мәдрәсә Кабан күле буендагы үзенә аталган агач бинага урнаша. 1837 елда аның урынына Г.Юнысов акчасына Икенче Аркылы урамда (хәзерге Ф.Кәрим урамы) яртылаш таш бина төзелә. Ш.Мәрҗани һәм И.Юнысов каршылыгы вакытында алар һәркайсы үз мәдрәсәләре өчен бина төзиләр: И.Юнысов 1873 елда — элеккесе урынында, Ш.Мәрҗани 1871 елда — Беренче Аркылы урамда (хәзерге З.Солтан урамы). Мәдрәсәсе ябылгач, Юнысов ул бинаны мәхәлләгә кайтармый. 1887 елда варислары аны Казан шәһәре мөселманнары хәйрия җәмгыятенә тапшыралар.

Ш.Мәрҗани төзеткән бина 1875 елда яна. 1881 елда яңадан төзетелә (архитектура истәлеге).

2003 елда биредә яңадан «Мәрҗания» мәдрәсәсе ачыла. 2004 елда ул Казан ислам көллияте итеп үзгәртелә.

Әдәбият

Мәрҗани Ш. Мөстафадел-әхбар фи әхвали Казан вә Болгар. К., 1990. Т. 2;

Хайрутдинов Р.Р., Салихов Р.Р. Исторические мечети Казани. К., 2005.