40 ка якын төре билгеле, күпчелеге Төньяк ярымшарның уртача поясында таралган. Татарстан территориясендә 4 төре бар – Аллеп кысыр тигәнәге (G. aleppicum), елга кысыр тигәнәге (G. rivale) һәм шәһәр кысыр тигәнәге (G. urbanum) барлык районнарда да очрый. Урманнарда, болыннарда, кырларда үсә.

15–100 см биеклектәге үсемлекләр, үрмәле юан тамырчалы. Тамыр яны яфраклары лирасыман-каурыйлы, сабактагылары – өчәрле яки өчәрле бүленмә. Чәчәкләре сары, кызгылт-сары яки алсу, берле яисә калкансыман чәчәк төркеменә җыйналган. Җимеше – күп чикләвекчек. Май–июльдә чәчәк ата. Җимешләре июль–августта өлгерә.

Яфракларында С витамины, тамырчасында шикәр, крахмал, гликозид, дуплау матдәләре, эфир мае бар.

Халык медицинасында елга кысыр тигәнәге тамырчалары эч киткәндә һәм кан туктату чарасы буларак кулланыла.

Декоратив, баллы, терлек азыгы үсемлекләре.