- РУС
- ТАТ
Татарстанның Бөгелмә районындагы поселок. Зөбәй һәм Бобровка елгалары (Дим елгасының сул кушылдыклары) субүләрендә, Бөгелмә шәһәреннән 12 км көнчыгыштарак, Казан – Оренбург автомобиль юлы буенда урнашкан
1969 елда нигез салына.
Оешкан вакытыннан Бөгелмә районында. Хәзер Восточный авыл җирлеге үзәге.
1969 елда поселокта Еновка авылы белән бергә “Восточный” җәнлек совхозы (оештыручысы һәм беренче директоры – Н.В.Печенин) оештырыла, ул кыйммәтле мех бирә торган җәнлек (чәшке, саз кондыз, йорт куяны, ак төлке, кара көрән төлке) үрчетү буенча махсуслаша. Ярдәмче тармак буларак терлекчелек булдырыла.
2010 елда җәнлек совхозы ябыла.
Поселокта мәдәният һәм көнкүреш объектлары, торак йортлар төзелә.
Халкы күбесенчә крәстиян-фермер хуҗалыкларында эшли, җәнлек үрчетү һәм сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.
1975 елда сигезьеллык мәктәп ачыла, 1976 елда – урта, 2014 елда тулы булмаган урта мәктәп итеп үзгәртелә.
Поселокта мәдәният йорты (1981 елдан), китапханә, балалар бакчасы (1978 елдан), фельдшер-акушерлык пункты (1982 елдан) эшли.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.