Эчтәлек

Авылга 1770 елда Кече Лызи авылыннан күчеп килүчеләр нигез сала. 1860 елларга кадәр халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек, терлекчелек, шулай ук умартачылык, аучылык, йон тетү кәсепчелеге тарала.

Авыл Кече Лызи (Сергеевка) приходына карый. XX йөз башында чиркәү (1891 елдан, совет чорында 1987 елга кадәр аның бинасында мәктәп урнаша), Изге Гурий борадәрлеге мәктәбе (1882 елда ачыла), чиркәү-приход мәктәбе (1892 елда ачыла) эшли.

Авыл җәмәгатенең имана җире 373,9 дисәтинә тәшкил итә.

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Казан өязе Балтач волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Арча кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Түнтәр, 1932 елның 2 мартыннан – Балтач, 1963 елның 1 февраленнән – Арча, 1965 елның 12 гыйнварыннан Балтач районында.

Хәзер Шубан авыл җирлеге составына керә.

1931 елда авылда “Зядра”(Ядро) колхозы оештырыла (беренче рәисе – И.Егоров), 1935 елда “Выль сюрес” (“Новый путь”), 1951 елдан – Горький исемендәге колхоз, 1959 елдан – “Правда” колхозы, 1966 елдан – “Алга” колхозы, 1995 елдан “Алга” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы, 2007 елдан “Алга” авыл хуҗалыгы җитештерү җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте составында.

Халкы күбесенчә шул җәмгыятьтә эшли, кырчылык, ит-сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

1920 елда башлангыч мәктәп ачыла (1987 елда ябыла), 1939 елда уку өе ачыла.

Халык саны

1834 елда – 135,
1859 елда – 140,
1897 елдда – 238,
1908 елда – 255,
1920 елда – 274,
1926 елда – 245,
1938 елда – 252,
1949 елда – 283,
1958 елда – 228,
1970 елда – 159,
1979 елда – 155,
1989 елда – 96,
2002 елда – 89,
2010 елда – 94,
2015 елда – 103 кеше (удмуртлар).