Биографиясе

1925 елның 25 декабре, Казан — ?

Казан авиация техникумын (1943), Казан авиация институтын (1949) тәмамлый.

1941–1952 елларда Казанның 16 нчы моторлар төзү заводында эшли.

1952–1958 елларда Казан авиация институтында укыта.

1958 елдан Казан компрессорлар заводында: баш технолог, баш инженер.

1966–1987 елларда Казан «Электроприбор» заводы директоры.

Яушев җитәкчелегендә предприятиедә реконструкция уздырыла; двигательләрнең температурасын һәм көчәнешен, самолётларның кабиналарында һәм салоннарында кондиционерлауны автомат көйләү һәм контрольдә тоту системаларын, МиГ-23, МиГ-27 һ.б. самолётлар белән автомат идарә итү системаларын эшләп чыгару үзләштерелә.

Уйлап табуга авторлык таныклыгы бар.

Бүләкләре

Ленин ордены, Хезмәт Кызыл Байрагы, Халыклар дуслыгы орденнары, медальләр, ТАССР ЮС Президиумы Мактау грамотасы белән бүләкләнә.