Биографиясе

1956 елның 27 октябрендә Приморье краеның Будённовск районы Рыбак поселогында туган.

Казан университетын тәмамлый (1979).

Россия Фәннәр академиясе Казан гыйльми үзәгенең Биохимия һәм биофизика институтында эшли, микроскопия лабораториясе мөдире (2008 елдан); бер үк вакытта, 1984–1999 елларда, Казан университетында.

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре үсемлек тукымаларында күзәнәк тышчасының формалашуын өйрәнүгә карый. В.В.Сальников беренче тапкыр озын җитеннең беренчел флоэма сүсләренең морфологиясен тикшерә; сүс җитене сабагында «сыну ноктасын» ача. Иммуноцитохимия алымы ярдәмендә, күзәнәк тышчаларының целлюлоза биосинтезы белән бәйләп, шикәр синтезы локальләшүен билгели.

Хезмәтләре

Формирование полисахаридной оболочки у клеток низших и высших растений в схемах. Казань, 1990.

Ультраструктурный анализ лубяных волокон в онтогенезе растений льна // Физиология растений. 1993. Т. 40, № 3 (автордаш).

The localisation of sucrose synthase and callose in freeze substitution secondarywall stage cotton fibers // Protoplasma. 2003. № 221 (3–4) (автордаш).