Биографиясе

1867 елның 1 октябре, Самара шәһәре – 1940 елның 14 сентябре, Мәскәү.

1892 елда университет тәмамлаганнан соң, Бөгелмә өязендә земство-санитария эшендә һәм земство идарәсендә.

1908 елданн Петербург санитария-эпидемиология хезмәтен җитәкли, 1918 елдан РСФСР Сәламәтлек саклау халык комиссариатының санитария-статистика бүлеге җитәкчелегендә Идел буенда ачлыктан интегүчеләргә ярдәм, сугышның санитария нәтиҗәләрен өйрәнү һәм аларны бетерү комиссиясен оештыра.

1925 елдан 1 нче Мәскәү институтында.

1928–1932 елларда Казан медицина институтында (хәзерге Казан медицина университеты) җәмәгать-көнкүреш гигиенасы кафедрасы мөдире.

Хезмәтләре земство һәм җәмәгать-көнкүреш медицинасы, санитария статистикасына, ачлык белән көрәшү, халыкның сәламәтлеге торышын өйрәнүгә карый.

Хезмәтләре

О присасывательной деятельности сердца. Казань, 1889;

Психометрические исследования у здоровых и больных. Казань, 1892.