Гомуми мәгълүмат

Башкортстан Республикасының төньяк өлешендә урнашкан. 1930 елда оештырыла. Мәйданы – 1598 кв.км. Үзәге – Иске Балтач авылы (Уфа шәһәреннән 220 км төньяктарак).

Халкы – 19521 кеше (2015 ел). Татарлар саны 2010 елда – 6701 кеше (1970 елда – 2161, 1979 елда – 1942, 1989 елда – 14728, 1998 елда – 15776, 2002 елда 3636 кеше).

Районда унсигез татар, унтугыз татар-башкорт, ике татар-удмурт, бер татар-мари авылы бар. Иң зур татар авыллары: Сәйтәк (2016 елда – 799 кеше), Түбән Карыш (458), Югары Карыш (506), Иске Тимкә (489), Нөркәй (377).

Татар җәмгыяте тормышы

2015/2016 уку елында районның егерме ике мәктәбендә татар теле предмет буларак өйрәнелә.

Районда «Гөлбәзир» һәм «Җидегән чишмә» халык фольклор ансамбльләре эшли. «Балтач таңнары» газетасы нәшер ителә.

Югары Карыш авылында 1755–1756 елгы башкорт-татар кузгалышы идеологы һәм башлыгы Г.Галиев (Батырша) туган. 1990 елдан «Габдулла Галиев (Батырша)» исемендәге музей эшли, 1992 һәм 2002 елларда районда Батыршага багышланган фәнни конференцяләр уза.

Күренекле кешеләре

Балтач районында:

  • Г.Галиев (Батырша) (Югары Карыш авылы),
  • Советлар Союзы Геройлары Г.С.Сәетов (Текән авылы) һәм Ү.Ш.Шакиров (Асау авылы),
  • Дан орденының тулы кавалеры Р.Г.Тукаев (Түбән Карыш авылы) туган.