Кама елгасының сул кушылдыгы.

Озынлыгы 40,7 км, бассейнының мәйданы 384 км2. Чистай районы территориясеннән ага. Елга башы Мордва Баганалысы авылы янында, тамагы Байтирәк авылыннан төньяк-көнбатыштарак. Елга башының абсолют биеклеге 140 м, тамагыныкы – 53 м. Олы Бахтаның су җыелу мәйданы төньякка авыш дулкынсыман тигезлек. Су җыелу мәйданының урманлылыгы 4%.

Олы Бахтаның 2,5 тән 16,3 км га кадәр озынлыктагы 11 кушылдыгы бар, иң зурысы Кече Бахта (сул кушылдык). Елга челтәренең тыгызлыгы 0,22 км/км2. Башлыча, кар сулары исәбенә туена. Җир асты сулары белән туену модуле 0,11-0,5 л/с·км2. Гидрологик режимы ташу вакытына су муллыгы һәм җәен нык саегуы белән характерлана. Язгы ташу вакытына еллык агымның 80% ы туры килә. Бассейнда еллык су агымының уртача күпьеллык катламы 90 мм, ташу вакытында су катламы 80 мм. Язгы ташу, гадәттә, апрельнең беренче көннәрендә башлана. Елга ноябрь уртасында туңа. Елга тамагында суының иң аз вакытындагы уртача күпьеллык чыгымы 0,083 м3/с.

Суы гидрокарбонат-сульфат-кальцийлы типта. Язын суы чагыштырмача каты (3-6 мг-экв/л), кышын һәм җәен бик каты (9-12 мг-экв/л). Гомуми минеральләшүе язын 100-200 мг/л, кышын һәм җәен 500-700 мг/л га кадәр.

Олы Бахта елгасы бассейнында су күләме 3 млн м3 булган 3 буа бар.

Су ресурслары сугару өчен файдаланыла.