Авыл 1615–1616 еллардан Тоусар буларак мәгълүм. Революциягә кадәрге чыганакларда Тавзарова исеме белән билгеле.

XVIII йөз – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек, терлекчелек, шулай ук умартачылык, чыпта-кап сугу, сарык тиресе эшкәртү кәсепчелеге тарала.

XX йөз башында авылда мәчет, мәдрәсә, су тегермәне, 2 вак-төякләр кибете эшли.

Авыл җәмәгатенең имана җире 653,2 дисәтинә тәшкил итә.

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Казан өязе Балтач волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Арча кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Түнтәр, 1932 елның 2 мартыннан – Балтач, 1963 елның 1 февраленнән – Арча, 1965 елның 12 гыйнварыннан Балтач районында.

Хәзер Карадуган авыл җирлеге составына керә.

1929 елда авылда “Көрәш” совхозы оештырыла (беренче рәисе – Г.Исмәгыйлев), 1950 елдан – Калинин исемендәге колхоз, 1994 елдан “Игенче” колхозы составында. 1995 елдан “Игенче” авыл хуҗалыгы предприятиесе. Халкы күбесенчә “Игенче” авыл хуҗалыгы җитештерү предприятиесендә эшли, ит-сөт терлекчелеге, яшелчә үстерү белән шөгыльләнә.

1918–1977 елларда авылда башлангыч мәктәп эшли, 1991 елда кабат ачыла, 2014 елда башлангыч мәктәп-балалар бакчасы итеп үзгәртелә.

Хәзер авыл клубы, балалар бакчасы, фельдшер-акушерлык пункты, мәчет (1997 елдан) бар.

Күренекле кешеләре

Ф.Г.Әхмәдиев (1950 елда туган) – техник фәннәр докторы, Татарстан Фәннәр академиясе мөхбир әгъзасы, ТР Дәүләт бүләге лауреаты;

А.Ш.Зыятдинов (1939–2017) – химик-технолог, техник фәннәр докторы, Татарстан Фәннәр академиясе мөхбир әгъзасы, ТР Дәүләт бүләге лауреаты, ТР Югары Советы депутаты (1990–1995 елларда);

Б.Ш.Зыятдинов (1930–2014) – төбәк тарихын өйрәнүче, педагог, ТАССРның һәм РСФСРның атказанган укытучысы, Карадуган мәктәбе директоры (1962–1994 елларда), “Себер трактында почта станциясе” һәм М.Җәлил музейларын оештыручы һәм директоры.

Халык саны

1678 елда – 56,
1745 елда – 58,
1762 елда – 71,
1834 елда – 129 ир-ат;
1859 елда – 344,
1878 елда – 395,
1897 елда – 472,
1908 елда – 490,
1920 елда – 475,
1926 елда – 455,
1938 елда – 472,
1949 елда – 247,
1958 елда – 277,
1970 елда – 234,
1979 елда – 189,
1989 елда – 187,
2002 елда – 165,
2010 елда – 184,
2015 елда – 191 кеше (татарлар).