Мәкаләдә модальлек категориясенең теоретик мәсьәләләре тикшерелә. Модальлек категориясенең семантик зурлыгы, аның лингвистик статусы, аны чагылдыручы чаралары турында төрле карашлар ачыклана. Модальлекне функциональ-семантик категория буларак карау дөресрәк дигән нәтиҗә ясала, чөнки ул караш модальлек категориясен аңлауда күп кенә терминологик һәм нигезле каршылыкларны бетерергә мөмкинлек бирә. Ә модальлек категориясенең төп үзлеген төрлечә аңлату бу проблеманың катлаулылыгы һәм әлеге категориянең семантик зурлыгы һәм лингвистик статусын аныклау белән бәйле.

Сылтама ясау өчен: Исламова И.Ф. Теоретические вопросы категории модальности // Научный Татарстан. 2011. №4. С.195–198.

Мәкаләне йөкләп алу

Автор турында: Илсөяр Фәгыйть кызы Исламова, аспирант.