Эчтәлек

1939 елның 20 гыйнвары, Татарстанның Балтач районы Таузар авылы – 2017 елның 24 сентябре, Казан. Туган авылында җирләнгән.

1968 елда Казан авиация институтын тәмамлый, «Түбәнкаманефтехим» акционерлык җәмгыятендә эшли, Фәнни-тикшеренү һәм тәҗрибә эшләре идарәсенең каталитик тикшеренү лабораториясе башлыгы (1981 елдан), фәнни-технологик үзәк директоры (1997–2008), профессор (1999), Татарстан Фәннәр академиясе вице-президенты (2009 елдан).

А.Зыятдинов җитәкчелегендә:

  • ацетофенонны гидрирлау, изопренны ацетилен углеводородларыннан чистарту һәм ацетилен углеводородларын гидрирлау катализаторы;
  • бутил спиртлары, метилфенилкарбинол, 2этилгексанол, циклопентадиен, пропилен тримерларын һәм тетрамерларын алу;
  • ясалма каучук, нефтеполимер сумала, лакбуяу материаллары өчен эреткечләр, бутилкаучук алу һәм аны тотрыкландыру технологияләре;
  • автобензиннар алу җайланмасы һәм технологиясе;
  • бутанны чистарту процесслары;
  • гади эфирларның яңа маркалары эшләнә һәм җитештерүгә кертелә.

н-Пентанны изомерлаштыру процессы оптимальләштерелә, барботаж һәм градиентсыз реакторлар, пиролиз өчен көпшәсыман мич, түбән олефиннар, хлорланган бутилкаучук алу өчен җайланмалар эшләнә.

Хезмәтләре тәҗрибәләрне планлаштыруга, нефть химиясе процессларының нәтиҗәлелеген күтәрүгә, сәнәгый органик реакцияләр кинетикасына һәм аларның механизмнарын ачыклау өчен статистик ысуллар куллануга карый.

90 лап авторлык таныклыгы һәм патенты бар.

Түбән Кама шәһәрендә милли хәрәкәт җитәкчеләреннән, мәчет, балалар бакчалары, мәктәпләр төзүне оештыручыларның берсе.

Газета-журналларда иҗтимагый-сәяси темаларга, әдәбият һәм сәнгать эшлеклеләренә багышланган 30 дан артык мәкалә авторы.

Түбән Кама шәһәренең мактаулы гражданы (1999).

1990–1995 елларда, 2009 елдан Татарстан Республикасының Югары Советы депутаты.

ТР Дәүләт бүләге иясе (2006). Медальләр белән бүләкләнә.

Хезмәтләре

Такташка хатлар // Сөембикә. 2001. № 1–2.

Исследования кинетики реакции гидрирования ацетофенона в метилфенилкарбинол на катализаторе КГА-4З // Журнал прикладной химии. 1988. Т. 61, № 3 (автордаш).

Анализ множественных стационарных состояний на зерне сплавного катализатора СКНМ-35 в процессе гидрирования этилена // Журнал прикладной химии. 1991. Т. 64, № 1.