Тарихы

1650 еллардан мәгълүм. Революциягә кадәрге чыганакларда Деревня по речке Мокше, Алан Шепшек исемнәре белән дә искә алына.

XVIII йөз – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крестьяннары катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек, шулай ук тукыма туку, кирпеч сугу, олаучылык, урман кисү кәсепчелеге тарала.

ХХ йөз башында авылда мәчет, мәктәп, вак-төякләр кибете эшли; авыл җәмәгатенең имана җире 501,7 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Казан өязе Алат волостена керә. 1920 елдан – ТАССРның Арча кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Дөбъяз, 1963 елның 1 февраленнән – Яшел Үзән, 1965 елның 12 гыйнварыннан – Биектау районында.

Хәзер Дөбъяз авыл җирлегендә.

Халык саны

1782 елда – 28 ир-ат;
1859 елда – 246,
1897 елда – 396,
1908 елда – 563,
1920 елда – 528,
1926 елда – 545,
1938 елда – 420,
1949 елда – 310,
1958 елда – 163,
1970 елда – 104,
1989 елда – 9,
2002 елда – 2,
2010 елда – 2 кеше (татарлар),
2017 елда – даими яшәүчеләр юк.